Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле профессор Рәмзи Вәлиев истәлекләреннән

Акча мәсъәләсе аерым кеше өчен Һәм дәүләт өчен дә бик әһәмиятле нәрсә.Бугенге заманда барлык нәрсә акчага бәйләнгәндә узган замманнарга тагы бер кат күз салу бик кирәк.Ул вакытта акча аерым шәхесләр кулында бик аз булып күпчелек дәүләт кулында иде бит...

1960 елның сентябрь аенда мин Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында студент булып йөргән чаклар.Гадәттәгечә Казаннан кайтуышлый Албаба станциясендә төшеп Төньяк Норлат районының башкарма комитетына юнәлдем.Анда минем әтием баш бугхалтер булып район финанс бүлегендә эшли.Ул район үзәгеннән һәр суббота безнең туган авылыбыз Карашәмгә кайтып йөри.Бүгендә сәгать биштән соң райфо атын җигеп авылыбызга кайтырга чыктык.Эти сугыш инвалиды шуңа күрә аңа бер ат көчле" машина" бирәлә.Менә шуның белән Норлат авылын чыгып ат арбасында акыртын гына әткәчем(без балар шулай әйтә идек)белән тыныч кына сөйләшеп кайтабыз.Әтиебез тыныч,ә шулай да дилбегәне тарткалап алашага җан кертә,тау төшәбез,күперне узып тауга үрмәлибез.Тиздән ,тауны менгәч,атыбыз да тизерәк атлар.Юл такыр.Алда зур рушша урманы(Рощадыр инде ул-Р.В).Халык аны үзенчә рушша диеп кенә җибәрә.Урман буйлап кайтуы нинди рәхәт,авыру әтиемә бу саф һава бик тә файдалы.Монда җиткәч иркенерәк сөйләшә ,кайбер вакытта җырлап та куя.Күберәк сөйләшәбез.Шулай акыртын гына сөйләшә торгач без киләчәк турында да гапләшә башладык.Ничектер дәүләт кә карта да фикерләр әйтелде.Бу дәүләт улым озак яши алмастыр диеп тәмамлады ул фикерен.Бу көтелмәгән,хәтта куркыныч фикерене ишетеп аптырап :нигә шулай әйтәсең ,әткәчем ".-дидем.КПСС тарихын,Фәнни коммунизм,марксистик фәлсәфәләрне укып ,Никита Хрущевка ышанып тиздән коммунизм көтеп йөрегәнгә бу фикер сәер булып тоелды.Ә ул бик тыныч кына: "Финансовая дисциплина бетте", улым диде. Фикерләр шуның белән тукталып та калды.Экономист,финансист булмагач аның секретлары мине кызыксындырмадылар, әтием дә шуның белән сүзен тәмамлады.Атыбыз тау башына менеп җиткәч шактый тиз юырта башлады.Дилбегәне тарткалап тагыд а ул атны әйдәләде.Бәлкем ул миннән ниндидер фикерләрдә көткәндер,Казан дәүләт университеты студентыннан,ә мин ләм мим,ә соңырак бөтенләй оныттым.Гамсезлек һәм наданлыгым артык уйландырмады да.Бәлкем яхшы да булгандыр.Заманасы бик яман иде бит.Ул вакытта миңа финансовая дисциплина бер нәрсә дә түгел иде шул... Әтидә башка бу темага кире кайтмады.Бер кырык ел чамасы бу турыда бөтенләй онытып яшәдем.Бары тик СССР дигән гүзәл дәүләт юкка чыккач,капитализм чоры басып алгач катып калган башларыбыздагы миләр уйлана башлаганнардыр инде. Әтиемне 50 елга якын алдан әйтеп куйган сүзләре башымда яңгырап тора.Хәзер инде исләрем китеп ничек итеп узган гасырның 60 еллар башында ук ул СССР ның җимерелү юлына басканлыгын күзаллаган.Әле ничек кенә бит.Бик аңлаешлы итеп нәтиҗә ясый "Финансовая дисциплина"бетте ди.Бүген дә бу өлкәдә тәртиб бар диеп әйтеп булмый.Инде тагын сорау туа: ә хәзер,глобализация чорында ,бөтен донъяда да финанс (акча тәртибе) тәртибе юк шикелле. Хәзер дөнья кайда бара? Бу инде башка тема...

Кем соң ул алдан күрүче?

Вәлиев К.М(1904-1974)

Ул Кәлимулла Вәлиев Минулла улы(1904-1974).Ул хәзерге Яшел үзән районындагы Кәрәшәм авылында туып үскән.Инкыйлабка кадәрге чорда ул Шырдан авылындаКаюм Насыйрый исемендәге мәдрәсәдә укып 7классны тәмамлаган.1918 елда Казанга килеп "Мөхәммәдия " мәдрәсәсендә укый башлый,әмма Казанны аклардан коткаргач укуны ташларга мәҗбүр була.Ул яшәгән гомум торакка төрек солдатларын керткәч иң соңгылар булып мәдрәсәне ташлап китергә мәҗбүр була.Соңырак совет хакимияте мәдрәсәне ябып та куйганлыгы барыбызга да билгеле..

Совет чорында ул бу турыда безгә сөйләмәде,әмма ул ничектер Гайнанетдин Ваисинең үтерелгән көннәрендә мәдрәсәдән киткәнлекләрен сөйләгәне истә калган.Шулай булгач инде бу 1918 елның беренче марты була бит инде.Шушы көнне ваисовчыларның җитәкчесе Сардар Гайнанетдин аль булгарины үтереп,складларын,штабларын туздыралар...Күрәсең яшь егет шуларны да шәйләп калган. Өйгә кайтып кергәч бабабыз,аның әтисе Минулла: Улым укуыңны ташлап нигә кайттың,әллә тәмәке тартыңмы?-кебек сүзләр әйтә.Малай барыснда сөйләгәч бабай тына,әрләми...Тагы җаен табалар. Авылдан биш километр чамасында гына булган Урыс Әҗәле исемле авылдагы мәктәпкә укырга кереп укый башлый.Рус телен үзләштерә. Тиз арада эшкә урнашу теләге дә туа,әмма кайда барып сугылырга?

Шуны истә тотарга кирәк: 1921 нче ел ул Татарстанда икетеллекне ң кертелгән елы.Ул эш Кашаф Мохтаров хакимияте тарафыннан эшләнелә. 1921 елда Татреспубликада беренче суверенитет игълан ителә.Шулай итеп рус һәм татар телләре дәүләт теле итеп игълан ителәләр.Бу вакытта татар телен хакимият органнарына кертү бик активлаштырыла.Руслар да күпчелек татар телен өйрәнүне хуплыйлар.Рауф Сабировных әйтүенә караганда 1924 елны бу эшне тәмамлауны планлыйбыз ди.1923 елның июнь аенда Мәскәүдә булып узган ЦК РКП тарафыннан оештырылган яшертен 4нче совещаниядә чыгыш ясап Рауф Сабиров түбәндәге сүзләрне сөйли:" Бездә 51% татарлар ,русслар 40%, ә калганнары 8%... Кантоннарда татарлар күбрәк булганга күрә татарчалаштыру авыр булмас.Без инде бу эшкә керештек һәм уңышларга да ирештек.56 волостьа бөт ен кәнсәләр эшләре татарчалаштырылды.4 кантонда тәҗрибә уздырыла.Волостьларның бүлекләре волостьлар белән аралашуны бары тик(исключительно -Р.С.)татар телендә алып баралар.

Шулай итеп,әгәр дә без авктив рәвештә эш алып барсак бер ел дәверендә татар телен бөтен волостьларда,кантоннарда һәм Татреспубликаның үзәк учреждениеләренә дә кертәчәкбез,-ди.(автор тәрҗемәсе-Р.В) Рауф Сабиров коммунист һәм чын күңеленнән ышанып хезмәт итүче буларак Үзәк комитетның ,совет органнарының да бу өлкәдә

булышачакларына ышанып сөйли.Алгарак китеп шуны әйтергә кирәк шушы яшертен киңәшмәдән соң Сталинның тырышлыгы белән с олтангалиевчелек тудырылып Совнарком рәисе Кашаф Гыйльманович Мухтаров,фикердәшләре Рауф Сабиров,Кашаф Мохтаров,Ариф Енбаевлар һәм башкалар солтангалиевчелектә гаепләнеп эшләреннән дә азат и теләләр.Кызганыч 1921 елны башланып киткән суверенитетка да 1923 елда киртә куела...(Кара: Р.К.Валеев Кашаф Мохтаров-беренче сувенренитет атасы."Чын Мирас"№7,1913, "Чын Мирас" №10,1913."; К истории первого суверенитета в Татарстане "Магариф"№8,1913)

Суверенитет кыска гына вакытта (1921-23еллар)гына булса да шактый татар интеллегнциясенең вәкилләре,русча татарча белгәннәр, урындагы,үзәктәге дәүләт учреждениеләренә урнашып калдылар. Суверенитет кадрлар проблемасын тудырды.Тиз арада русча сукалаган һәм татар телен белүчеләрне төрле органнарга җәлеп итә башладылар.Менә шуннан файдаланып минем әтием Вәлиев Кәлимулла да 1923 елны Русско Азелеевский волостька күчереп язучы(пререпесчик) итеп эшкә урнаша.Ул монда тиз арада авторитет та яулап ала. Яшь һәм булдыкле переписчикны Әрә (Тугаево) авылына авыл советы рәисе итеп җибәрәләр.Аның җитәкчелеге астында шактый зур авыл туры килә.Бу вакытта Әрәдә 979 хуҗалык булып 1633 ирләр һәм хатын кызлар була

,җ ирнең гомум мәйданы 1044 десятин,49 ат,234 вак хайваннар,мөгезле эре хайваннар 58, авыл советы әгъзалары -17.(Кара Образование Татарской АССР.Казань,1963.-С.439).Башка хуҗалыклар кебек Әрә хуҗалыклары да дәүләт капитализмы(государственный капитализм) ,Яңа икътисад сәясәте(НЭП) чорын кичерәләр.В.И.Ленинның сүзләренә караганда бу чорда эшчеләр хакимияте тарафыннан капитализмны кирәк дәрәҗәдә генә рөхсәт итеп крестьяннар белән бәйләнешне(смычка) ныгытып аларда Советларга ышанычны артырырга.Крестьяннар безнең тарафтан тормышларының җиңеләюен сизсеннәр иде,- ди.Моңа ничек җитешергә,моны ничек эшләргә.Бу турыда бернинди методик күрсәтмәләр юк.Әгәр дә бу шулай икән безгә моңа өйрәнергә кирәк.Бу елар НЭП белән тәнгәл килделәр.Шуның өстенә бу елларда ачлык һәм корылык та уңайсызлыклар тудырды.Җыеп әйткәндә төп бурыч-крестьяннарның тормышларын җиңеләйтү.Крестьяннар Совет властенең алар файдасына хәрәкәтен тоеп торырга тиешләр.Әмма моны ничек эшләргә.Бу турыда безнең тәҗрибәбез юк,-ди В.И.Ленин.Моны бары тик практикада гына тормышка ашырып булачагын ассызыклап әйтте.

Валеев Р.К.проф.КФУ 2014 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X