Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле Анастасия Доценко Дөнья кубогында дүртенче

Шимбә, 24 гыйнварда "Демино" чаңгы спорты үзәгендә Дөнья кубогы ярышларының чираттагы этабы узды.

Анда Яшел Үзән чаңгычысы Анастасия Доценко яхшы гына чыгыш ясады. Узышларның спринт төрендә (ирекле стиль) Йенни Эберг җиңде. Икенче урын өчен көрәштә россияле Наталья Матвеева финиш сызыгында Лориен Ван дер Граафны узды. Ә Доценко дүртенче урынны алды. Шунысы да игътибарга лаек: өченче урынны фотофиниш ярдәмендә генә билгеләделәр. Димәк, Татарстан чаңгычысын медальдән миллиметрлар гына аерып тора. Россиядән бары тик Матвеева белән Доценко гына бу этапта 1/4 финалына үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев