Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә заманча китапханәләр күбәя

Безнең республикада "Бердәм Россия" партиясенең актив катнашында халык тормышын яхшырту буенча шактый гына программа гамәлгә ашырыла. Утызлап проектны без яхшы беләбез инде. Шуларның берсе - күп функцияле мәдәни үзәкләр төзү . Әлеге үзәкләрдә китапханәләргә дә урын бирелеп, аларга уңайлы шартлар тудырыла. "Бердәм Россия" сәяси партиясе "Авыл китапханәләре" проекты кысасында яңа...

Безнең республикада "Бердәм Россия" партиясенең актив катнашында халык тормышын яхшырту буенча шактый гына программа гамәлгә ашырыла. Утызлап проектны без яхшы беләбез инде. Шуларның берсе - күп функцияле мәдәни үзәкләр төзү . Әлеге үзәкләрдә китапханәләргә дә урын бирелеп, аларга уңайлы шартлар тудырыла. "Бердәм Россия" сәяси партиясе "Авыл китапханәләре" проекты кысасында яңа китапханәләрне һәм шулай ук эшли торганнарын заманча җиһазландыру буенча эш алып бара. Бу проектның да максаты - китапханәләрне модернизацияләүдә һәм аларны урыннарда социаль мәдәни һәм информацион үзәккә әйләндерүдә ярдәм итү.

Яшел Үзән муниципаль районында да бу проект уңышлы гына гамәлгә ашырылып килә. Былтыр, мәсәлән, Карамалы Тау бистәсе һәм Олы Карагуҗа авыл җирлекләрендә республика программасы буенча мәдәният йортлары төзелеп, шул биналарга китапханәләрне дә күчерделәр һәм тулысынча яңача итеп җиһазландырдылар. Олы Карагуҗа авылындагы клуб төзелеше өчен республика бюджетыннан 10 ярым млн. сум акча бүленеп бирелгән булса, шуңа өстәп 1 ярым млн.сумы клуб һәм китапханәне җиһазландыруга һәм төзекләндерүгә тотылган. Бүгенге көндә үзәкләштерелгән китапханәләр системасындагы Осиновоның 39нчы һәм Олы Карагуҗаның 18нче филиаллары республиканың яңа программасы кысасында тулысынча өр-яңадан җиһазландырылып, модель китапханәләр булып исәпләнә. Боларга инде биналарның үзләре генә түгел, эчке өлешендә булган бөтен мебель һәм оргтехника керә. Гомумән, район китапханәләре 95 процент дәрәҗәсендә компьютерлаштырылган. Алары да республика биргән акча хисабына, әлбәттә. Интернет элемтәсе өчен дә үзләре түләми.

Модель китапханәләр челтәрен киңәйтү эше районда дәвам итә. Норлат авылында киләчәктә мәдәният йорты төзеләчәк, димәк, анда да шулай ук китапханәгә урын табылачак дигән сүз. Ә август ахырында Олы Якедә клуб ачу тантанасы булып, анда да халыкны бөтенләй заманча китапханә көтә.

ӘЛФИЯ ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев