Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ЮХИДИ инспекторлары юлларда тикшерүләрне көчәйтә

2014 елның 11 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 564 ДТП теркәлеп, аларда 14 баланың гомере өзелгән, ә 600дән артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Пассажир балалар катнашында 259 ДТП булып, ул барлык аварияләрнең 45,9 процентын тәшкил иткән. Аларда 10 бала һәлак булып, 300е җәрәхәтләнгән. Юл корбаны булган 10 бала автомобильләрдә махсус җайланмага утыртылмаган булган.

-Яшел Үзән территориясендә бу чорда балалар катнашында 30 ДТП чыкты, нәтиҗәдә 35е җәрәхәтләнде. Бәхеткә, һәлак булучылар юк, - дип аңлата ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. -Яшел Үзән автоинспекциясе кышкы каникуллар алдыннан һәм каникул чорында, ягъни 22 декабрьдән башлап 11 гыйнварга кадәр юлларда тикшерүләрне көчәйтә һәм "Бала - төп пассажир!" дигән профилактик операция уздыра. Аның кысасында автомобильләрдә балаларын креслосыз йөртүчеләргә аерым игътибар биреләчәк.

Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны үз балалары иминлегенә игътибарлы булырга чакыра. Кагыйдә буларак, балалар катнашындагы ДТПлар каникул чорында арта. Балаларны караучысыз калдырмаска, ә машина йөртүчеләргә юл хәрәкәтендә балаларның иң якланмаган катнашучы булуын онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев