Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Яшүсмер” операциясе бара

10 июньнән Яшел Үзәндә ел саен үткәрелә торган ведомствоара "Яшүсмер" операциясе үткәрелә. Төп максат - балигъ булмаган балаларның теләсә-кайда йөрүләрен кисәтү, алар арасында хокук бозуларны булдырмау, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау. Җәйге каникуллар вакытында ПДН хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре комиссия, сәламәтлек саклау һәм социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре авыр хәлдә калган...

10 июньнән Яшел Үзәндә ел саен үткәрелә торган ведомствоара "Яшүсмер" операциясе үткәрелә. Төп максат - балигъ булмаган балаларның теләсә-кайда йөрүләрен кисәтү, алар арасында хокук бозуларны булдырмау, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау. Җәйге каникуллар вакытында ПДН хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре комиссия, сәламәтлек саклау һәм социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре авыр хәлдә калган яшүсмерләргә эшкә урнашырга, ялларын оештыруга ярдәм итәчәк.

Чараның беренче көннәрендә үк эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре 14 рейд үткәреп, яшүсмерләргә 23 профилактик лекцияләр укыды. Рейд барышында авыр хәлдә калган 5 гаилә исәпкә алынды. Баласына тиешле тәрбия бирә алмаганнарга карата 14 беркетмә төзелде. Тормышы куркыныч астында булган дүрт бала ата-анасыннан аерып алынып, приютка озатылды. Операция җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте

фото алынды:http://addirs.ucoz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев