Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә урамда талаучыларны тоткарлаганнар

Шушы көннәрдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кич белән эштән кайтучыларны талаган ике очракны ачыклады.

Полициягә Татарстан урамында сумкасы таланган 33 яшьлек хатын-кыз шалтырата. Сумкасы талану белән аның картасыннан Королев урамындагы бер кибеттән акчасы алыну турында смс-хәбәр дә килә. Полицейскийлар видеокүзәтү камерасында төшерелгәннәрне тикшереп, шик астына алынучыны ачыклыйлар. Ул элек наркотикларның законсыз әйләнеше буенча тоткында булган егет булып чыга. Талаучы шул ук көнне тоткарланып, урланган әйберләр хуҗасына кире кайтарыла.

Тагын бер очрак буенча 35 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итә. Аңа билгесез зат фатирына кергәндә һөҗүм итә. Битенә сугып, телефонын һәм ачкычын талап ала. Моны психиатрда исәптә торган 45 яшьлек ир кылганлыгы ачыклана. Ир таланган әйберләр белән тоткарлана. Бу ир беркайда да эшләми, элек җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Хәзер бу иргә карата талау буенча җинаять эше кузгатылган.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X