Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “соры” хезмәт хакы түләүчеләргә көн бетә

Яңа 2015 ел җитеп, үз кануннарын безгә җиткерә дә башлады. Илдә рубль курсының тотрыксызлыгы икътисадны да "биетә".

Мондый тотрыксызлык хезмәт хакларында да чагылыш тапмый калмас. Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының хезмәт хакларын легальләштерү буенча ведомствоара территориаль комиссиясе утырышында ике темага акцент ясалды: предприятие, оешмаларда "соры"хезмәт хаклары түләүләргә һәм рәсми рәвештә теркәлмичә эшләүчеләрне булдырмау, шулай ук минималь хезмәт хакын (6420 сум) киметүләргә юл куймау. Эш бирүче белән хезмәткәр арасында хезмәт килешүе төзелмәсә, Пенсия фондына взнослар, Салым оешмасына салымнар түләнми, нәтиҗәсе - җирле бюджетка зыян килә. 2015 елда болар игътибарга алынып, чаралар күреләчәк. Өстәвенә, комиссия эш бирүче белән бәхәскә керергә мәҗбүр булган хезмәткәрләргә ярдәмче булырга да әзер. Минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләүче җитәкче административ хөкемгә тартылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев