Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә сигезенче “Грачонок”ка нигез салына

Бүген "А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" җәмгыятендә 21980 проектлы диверсиягә каршы торучы катерлар сериясенең сигезенчесенә нигез салыначак.

Мондый проектлы катерлар Россия Федерациясенең Хәрби диңгез флоты базасы районнарын саклау өчен билгеләнгән. Заманча җиһазлануы, диңгездә йөреше буенча югары характеристикасы аңа зуррак корабларга хас тагын да киңрәк бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

21980 проектлы катерлар Яшел Үзән заводында 2008 елдан бирле төзелә. Әлеге корабларны күпләп төзү үзен аклый, завод "Грачонок"ларны үз вакытында сыйфатлы итеп төзеп тапшырды, ул гына да түгел, предприятие туплаган тәҗрибә корабларны төзү срокларын да кыскарта. 2014 елда завод алтынчы катерны дәүләт контракты билгеләгән сроктан - өч, ә җиденчесен 13 айга алданрак төзеп заказчыга тапшырды.

Сигезенче "Грачонок" та тиз төзелеп, тиешле урынга тиз "очы" барып җитәр дигән ышанычыбыз нык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев