Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Равил Габдрахманов истәлегенә көрәш турниры

Менә яңа уку елы да башланып китте. Хәзер балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә дә кызу чак. Көч тупларга, тырышып өйрәнергә һәм ярышларда катнашырга кирәк. 21 сентябрьдә шәһәрнең К.Маркс урамында урнашкан көрәш мәктәбендә яшүсмерләр арасында милли көрәш турниры булачак. Әлеге турнир хәзер традициягә әйләнеп килгән "Табигать байлыклары" МУПның элеккеге директоры Равил Габдрахманов истәлегенә...

Менә яңа уку елы да башланып китте. Хәзер балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә дә кызу чак. Көч тупларга, тырышып өйрәнергә һәм ярышларда катнашырга кирәк. 21 сентябрьдә шәһәрнең К.Маркс урамында урнашкан көрәш мәктәбендә яшүсмерләр арасында милли көрәш турниры булачак. Әлеге турнир хәзер традициягә әйләнеп килгән "Табигать байлыклары" МУПның элеккеге директоры Равил Габдрахманов истәлегенә багышлап уздырыла. Бу ярышта спорт мәктәбенең авыллардагы филиалларыннан да, шәһәр мәктәпләрендәге көрәш түгәрәкләреннән дә яшүсмерләр катнашачак, көч сынашачак. Көрәш тантаналы итеп 10 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X