Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ОРВИ белән авыручылар саны арта

Яшел Үзән муниципаль районында беренче февральдән алып җидесенә кадәр аралыкта 835 авыру очрагы теркәлгән. Әлеге санның яртысыннан күбрәге - балалар.

Район үзәк дәваханәсенең эпидемия бүлеге җитәкчесе Юлия Нестерова мәгълүматына караганда, узган атнада җиде яшел үзәнле грипп белән авырган, аларның алтысында "дуңгыз" вирусы Н1N1 штаммы табылган. ОРВИ белән авыру әлегә үсә, кимүе күзәтелми, дип хәбәр итә ҮРБ. Роспотребнадзорның җирле бүлекчәсендә, кичәге көнгә шәһәрдә һәм районда бер генә мәктәп тә, бер генә балалар бакчасы да карантинга ябылмады, дип өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев