Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә каникул башлануга ук 3 яшүсмер юл фаҗигасенә эләккән

Узган атнада балалар катнашында 3 юл фаҗигасе чыккан. Аның беренчесе Татар Әҗәле- Мамадыш-Әкил юлында булган. "ВАЗ-21124" автомобилен йөртүче 34 яшьлек ир юл тизлеген арттырудан 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Нәтиҗәдә яшүсмернең баш мие селкенгән, җәрәхәтләнгән урыннары булган. Бу хәл 31 майда чыкса, 4 июньдә Васильевоның Набережная урамында 60 яшьлек ир "Балтмоторе...

Узган атнада балалар катнашында 3 юл фаҗигасе чыккан. Аның беренчесе Татар Әҗәле- Мамадыш-Әкил юлында булган. "ВАЗ-21124" автомобилен йөртүче 34 яшьлек ир юл тизлеген арттырудан 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Нәтиҗәдә яшүсмернең баш мие селкенгән, җәрәхәтләнгән урыннары булган. Бу хәл 31 майда чыкса, 4 июньдә Васильевоның Набережная урамында 60 яшьлек ир "Балтмоторе Хагер" мотороллеры белән 15 яшьлек велосипедчыны бәрдереп киткән. Велосипедчының шулай ук баш мие селкенгән, аяклары җәрәхәтләнгән. 7 июньдә Васильевоның Набережная урамында Идел елгасы буенда "Киа" автомобилен йөртүче 35 яшьлек ир исерек булган һәм пляжда кызынып яткан 8 яшьлек кызны бәрдергән.

Дәүләт автоинспекциясе 19 августтан "Игътибар, балалар!" дигән Бөтенроссия акциясе уздырылуы турында хәбәр итә. Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен юлларда бик игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга, фаралар кабызып йөрергә кирәк. Ата-аналарга да балаларына юл кагыйдәләрен аңлатып тору зарур.

-Исегезгә төшерәбез, төп юлда велосипедта 14 яше тулганнарга гына йөрергә рөхсәт ителә, - дип аңлата бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева. - Велосипедчы - юл хәрәкәтендә тулы хокуклы катнашучы. Шуңа күрә ул юл кагыйдәләрен яхшы белергә, шлем кияргә тиеш. Ата-аналарга да балаларына велосипед, роликлар яисә скейтборд алганчы башта юл кагыйдәсен өйрәтсеннәр иде дип әйтәсе килә. Бәла-каза чыкмасын, балаларыгыз исә-сау булсын дисәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев