Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә гөмбә җыйганда хатын-кыз югалган

Яшел Үзән районының Идел буе-Кама тыюлыгына Осиновода яшәүче ирле-хатынлы гөмбә эзләп кергәннәр. Ир кеше гөмбәне шулкадәр бирелеп җыйган ки, хатынын күздән югалтуын сизми дә калган. Бәхеткә, коткару төркемен чакырырга кирәк булмаган, ир хатынын үзе тапкан. Бу пар биредәге урман белән яхшы таныш икән һәм аларда беренче тапкыр гына гөмбә җыймый...

Яшел Үзән районының Идел буе-Кама тыюлыгына Осиновода яшәүче ирле-хатынлы гөмбә эзләп кергәннәр. Ир кеше гөмбәне шулкадәр бирелеп җыйган ки, хатынын күздән югалтуын сизми дә калган.

Бәхеткә, коткару төркемен чакырырга кирәк булмаган, ир хатынын үзе тапкан. Бу пар биредәге урман белән яхшы таныш икән һәм аларда беренче тапкыр гына гөмбә җыймый булып чыккан. Бу юлы хатынны тычкан куркыткан һәм ул, кинәт йөгереп китеп, урманда ориентирын югалткан.

Шунысын да әйтергә кирәк: тыюлыкта үзбелдегең белән йөргән өчен 3-4 мең сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев