Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә генераль план буенча йортлар күп төзеләчәк, бистәләр бигрәк тә матураячак

Безнең шәһәр һәм районда төзелешләр күп алып барыла. Яңа комплекслар, үзәкләр барлыкка килә, кибетләр дә күбәя. Әнә Мирный бистәсе нинди үсештә. Күп урыннарны танырлык та түгел. Һәр шәһәр һәм бистәнең генераль планы була. Якын киләчәктә тагын нинди үзгәрешләр көтелә икән соң. Сораулар, чынлап та, бихисап. Ә аларга бары тик алдан...

Безнең шәһәр һәм районда төзелешләр күп алып барыла. Яңа комплекслар, үзәкләр барлыкка килә, кибетләр дә күбәя. Әнә Мирный бистәсе нинди үсештә. Күп урыннарны танырлык та түгел. Һәр шәһәр һәм бистәнең генераль планы була. Якын киләчәктә тагын нинди үзгәрешләр көтелә икән соң. Сораулар, чынлап та, бихисап. Ә аларга бары тик алдан күрә белүчән баш архитектор гына җавап бирә ала.

-Чынлап та, шәһәр һәм районда үзгәрешләр күп һәм киләчәктә дә шактый булачак. Чөнки һәркайсыбызның иртәгә бүгенгедән яхшырак яшисе килә, - дип сөйли баш архитектор Юрий Герасимов. - Сүземне "Кызыл металлист"тан башлыйм, ник дигәндә, бу шәһәр халкы өчен мөһим объект. Шәһәр оборона предприятиеләрендә эшләүчеләр өчен торак йортлар төзүне күздә тоткан генераль планга төзәтүләр халык алдында ачык чыгыш ясаулардан соң кертелде. Әлеге торак комплексы Фрунзе, Шевченко, Малая Красная урамнарында булып, 10 гектардан артык мәйданны тәшкил итә. Анда социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, мәктәпләр һәм спорт мәйданнары булган 5 һәм 10 катлы йортлар төзеләчәк.

Баш архитектор билгеләвенчә, "АК-Таш" компанияләр төркеме 3 секцияле 9 катлы яңа йорт төзү проектын карый. Аңа авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр күчереләчәк. Ул "Мочалка" ягъни "Надежда" күле буенда булырга тиеш. Әлбәттә инде, әйләнә-тирәне төзекләндерү аның мөһим пунктларының берсе булып тора. Гастелло урамында офислы 18 фатирлы йорт төзү күздә тотыла. Булачак бинаның архитектурасы шәһәрнең иске өлешенә, тарихи юнәлешенә туры килеп торачак. Кыскасы стиль сакланачак.

ӘЛФИЯ ЗЫЯКАЕВА язмасының тулы вариантын газетабызның 64нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев