Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә чып-чын татарча Сабан туе

Бүген Яшел Үзәндә Сабан туе гөрләде. Мәйданга халык елдагыдан азрак ( бүген шулай ук авыл ларда да милли бәйрәмнәр үтә) килсә дә, халык бик канәгать, рәхәтләнеп ял иттек,д иләр. Ә хәзер сүз үзләренә: Илшат Йосыпов (Васильево) Турысын әйтергә кирәк, алдагы елларда Яшел Үзән Сабан туенда татарча сөйләмне артык еш ишетергә...

Бүген Яшел Үзәндә Сабан туе гөрләде. Мәйданга халык елдагыдан азрак ( бүген шулай ук авыл ларда да милли бәйрәмнәр үтә) килсә дә, халык бик канәгать, рәхәтләнеп ял иттек,д иләр. Ә хәзер сүз үзләренә:

Илшат Йосыпов (Васильево) Турысын әйтергә кирәк, алдагы елларда Яшел Үзән Сабан туенда татарча сөйләмне артык еш ишетергә туры килмәде. Исәнмесез, бәйрәм белән дигән дежур сүзләрдән, Казан артистлары чыгышыннан кала, башка татар телендә сәйләшү булмый иде дисәң дә ярый. Быел Сабан туенда халык башыннан ахырына кадәр, татар телендә сөйләшеп, рәхәтләнеп бәйрәм итте. Алып баручы пародияләр остасы Алсу Фаракшинаның халыкчан чыгышы барысына да ошады.

Гүзәлия Низамова (Тау Иле авылы): Яшел Үзәндә милли бәйрәм булмый икән дигән имеш-мимешләр таралган иде бит. Ниндие генә булды әле быел! Милли уеннар сабан туе ахырына кадәр дәвам итте. Без дә, үзебез катнашмасак та, көч биреп тордык танышларыбызга һәм үзебез катнашкан кебек булды. Бик матур оештырганнар, рәхмәт!

Алия Гаязова( Олы Ачасыр): Чынлап та, елдагыдан ким түгел, артыграк та булмаса. Әлфинә Әзһәмова әнә ничек кыздыра!

Әнәс Талипов( Олы Шырдан): Халык Туган авылым почмагын бигрәк тә үз итә. Утырып атыныйм дисәң - таганы нәкъ авылдагыча, һөнәрчеләр эшен күзәтергә була, Норлат мәдәният үзәге артистлары профессионаллардан ким түгел.

Солтан абый Хафизов( Яшел Үзән): Абсолют батыр өчен көрәшне карарга яратам мин үзем. Әнә 130 килограмм авырлыктагы Фирдус Зәйнуллинга каршы 70 килолы Альберт Мингалиев чыкты. Нишлисен бит жирәбә шулай чыкты. Фирдусне егып булмаса да. Альберт башкалар белән бик матур көрәш алымнары күрсәтте, рәхмәт батырларыбызга.

Рәдис Кәримуллин( Яшел Үзән): Абсолют батырга Сабан туе кунагы ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Титов һәм шәһәр мэры Александр Тыгин Лада-Гранта машинасы ачкычларын тапшырды. 130 кг лы батыр иңенә 112кг лы тәкә салынды! Вәт тәкә дисәң тәкә!

Сабан туенда ГҮЗӘЛ МИНҺАҖЕВА булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев