Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә бурычлылар күп

Торак һәм коммунал хезмәт күрсәтүләр өчен түләнмәгән бурычы өч айлык түләүләреннән арткан кешегә карата, РФ хөкүмәтенең 354 санлы (06.05.2011) карары нигезендә, кырыс чаралар күрелергә мөмкин. Әлеге хезмәт күрсәтүләрне оештыручы хуҗалык электр уты, кайнар су белән тәэмин итүне өзәргә хокуклы. Ни кызганыч, калабыз шундый чиккә җитүчеләрнең шактыйлыгы белән "мактана" ала. Җаваплылыгы...

Торак һәм коммунал хезмәт күрсәтүләр өчен түләнмәгән бурычы өч айлык түләүләреннән арткан кешегә карата, РФ хөкүмәтенең 354 санлы (06.05.2011) карары нигезендә, кырыс чаралар күрелергә мөмкин. Әлеге хезмәт күрсәтүләрне оештыручы хуҗалык электр уты, кайнар су белән тәэмин итүне өзәргә хокуклы.

Ни кызганыч, калабыз шундый чиккә җитүчеләрнең шактыйлыгы белән "мактана" ала. Җаваплылыгы чикләнгән "Старт-3" җәмгыяте карый торган торакларда яшәүчеләр арасында, мисалга, егерме бер фатир хуҗасы төрле күләмдә бурыч җыйганнар. Әлеге җәмгыятьнең кулланучылар белән эшләү белгече Фәридә Сәгъдиева әйтүенчә, биредә еллар буе түләмичә бурычларын йөзәр мең сумга җиткерүчеләр дә бар. Дөрес, андыйлар белән даими эш алып барыла. Һәрхәлдә, бурычлыларның аз-азлап булса да кими баруын шуның нәтиҗәсе дип әйтергә мөмкин.

- Кисәтеп - тикшереп торуның файдасы тия. Тормышта төрле хәлләр килеп чыга бит, кеше эшсез дә калуы бар. Әгәр ул эшен җайга салса, кисәтелеп торгач, акча алуга беренче чиратта бурычтан котылырга тырышачак, - дип сөйләде Фәридә ханым.

Әлеге җәмгыятьнең тикшерү үткәрүләренең берсендә без дә катнаштык. Әйтергә кирәк, белгеч сүзләре безнең күз алдында расланды. Гоголь урамындагы 25/9 йортка кереп баскычтан менгәндә,Сабиров фамилияле бурычлы кеше безне түләү кәгазен тотып каршы алды. Ниһаять, эшендә хезмәт хакы алгач, шуннан кайтышлый ук бурычын каплаган икән... Тик андыйлар аз шул. Сәгъдиева үз участогында даими йөреп аларны яхшы өйрәнгән инде. Бурыч җыйганнарның күбесен дөньяга кул селтәп эчүгә сабышканнар тәшкил итә. Аларның фатирларына килүче электр утын да өзеп караганнар, әмма ул гына айнытмый шул исерекне. Менә безнең белән бергә йөргәндә дә, комиссиядәге электрик берничә фатирның электр чыбыгын кисте. Уңайга үзгәреш булырмы-юкмы, анысын әйтүе кыен.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев