Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә бер җәйдә утыз велосипед урланган

Велосипед - кыйммәтле шул ук вакытта күп вакыт начар саклана торган мөлкәт. Караклар менә шуннан оста файдалана да инде. Җәй башыннан полициягә ике тәгәрмәчле дустыннан мәхрүм калган 30 велосипедчы мөрәҗәгать итте инде. Җинаятьчеләр подъезд домофоннарын, бикләрне ачарга, сигнализацияләр аша үтәргә күптән өйрәнде. Боларның барысы да каракларны вакытлыча гына тоткарлый торган...

Велосипед - кыйммәтле шул ук вакытта күп вакыт начар саклана торган мөлкәт. Караклар менә шуннан оста файдалана да инде. Җәй башыннан полициягә ике тәгәрмәчле дустыннан мәхрүм калган 30 велосипедчы мөрәҗәгать итте инде.

Җинаятьчеләр подъезд домофоннарын, бикләрне ачарга, сигнализацияләр аша үтәргә күптән өйрәнде. Боларның барысы да каракларны вакытлыча гына тоткарлый торган киртәләр. Велосипедларны бикләп куя торган арзанлы тросикларны да кисеп алуы кыен түгел. Мәсәлән, 30 июльдән 31 июльгә каршы төндә Гагарин урамындагы подъезддан кыйммәтле ике велосипед берьюлы юкка чыга. Берничә көн элек Васильевода - 10 яшьлек малай, Яшел Үзәндә Татарстан урамындагы сәүдә ноктасы янында ике малай велосипедларын калдырып, өчесе дә ике тәгәрмәчле дусларыннан колак кага. 14 июльдә караклар бакча өенең гараж биген ватып кереп, велосипед урлый. Мондый мисаллар күп. Гадәттә алар сатарга, яисә йөреп килергә дип урлана. Нигездә алар йорт подъездларыннан, балалар мәйданчыкларыннан, гараж һәм сарайлардан юкка чыга. Былтыр полиция хезмәткәрләре шундый каракны тотты: ул караучысыз калдырылган велосипедларны башта фотога төшергән, аны интернет-сайтларда сатуга элеп куйган, ә инде алучысы табылгач кына велосипедны урлаган.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре.

Язманың тулы вариантын "Яшел үзән" газетасының иртәге саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев