Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә алкогольле эчемлекләр сату кими

Яшел Үзәндә һәм шулай ук республикада алкогольле эчемлекләр сату кими. Быел сәүдә нокталарыннан 200 меңнән артык әрҗә спиртлы эчемлек сатылган.

Бу 2012 ел белән чагыштырганда - 54 меңгә, 2013 елга караганда 16 мең әрҗәгә азрак. Сәбәбе нәрсәдә? -Алкогольле эчемлекләрне ваклап сатуның кимүе куллануның кимүен күрсәтми. Мәсәлән, 2012 елда Яшел Үзәндә җан башына 16,2литр, 2013тә - 13,7 литр туры килсә, быел ул сан 12,5 литр гына, - ди ТР Аалкоголь инспекциясенең Яшел Үзән районы идарәсе началҗнигы Марина Тихонова. - Бер карасаң, моңа шатланырга кирәк, әмма хәл башкача тора. Чынбарлыкта халыкның эчүдән туктаганы юк. Медицина статистикасы шуны күрсәтә: ялган аракыдан агуланып үлүчеләр саны 30 процентка арткан.

Сәүдә нокталарыннан Татарстанда җитештерелгән алкогольле эчемлекләр сатылуның кимүе республика бюджетында да кире чагылыш таба. Шуңа күрә хөкүмәт кибетләрдә җирле һәм читтән кайтарылган продукциянең ничек сатылуы белән нык кызыксына. Яшел Үзән районында быел кайтарылган аракының чагыштырма авырлыгы 9 процент булып, чынбарлыкта ул 15 процент тәшкил итәргә тиеш булган.

-Яшел Үзән районында 252 сәүдә ноктасында 69 оешманың (157се - шәһәрдә, 95е - районда) алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе бар, - дип сөйли инспекция җитәкчесе. - Түбән Урысбага һәм Олы Шырдан җирлекләрендә лицензияләнгән сәүдә нокталары юк. Моннан чыгып, анда яшәүчеләрнең нинди эчемлек куллануын аңлап була.

Бу турыда тулырак "Яшел Үзән" газетасының 24 декабрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X