Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә алдан тавыш бирергә була

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт Советына сайлаулар була. Бу сайлауга бәя биреп бетерерлек түгел, асылда бу Татарстанда сәяси тотрыклылыкны сайлау һәм алга таба да социаль-икътисади үсеше буенча Президент Рөстәм Миңнеханов курсын яклау турында бөтенхалык референдумы. Шулай булса да республикада яшәүчеләрнең барысының да бу көнне сайлау участокларына килү...

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт Советына сайлаулар була. Бу сайлауга бәя биреп бетерерлек түгел, асылда бу Татарстанда сәяси тотрыклылыкны сайлау һәм алга таба да социаль-икътисади үсеше буенча Президент Рөстәм Миңнеханов курсын яклау турында бөтенхалык референдумы.

Шулай булса да республикада яшәүчеләрнең барысының да бу көнне сайлау участокларына килү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә сайлаучыларга алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.

Республиканың һәр кешесе 14 сентябрьме ул, яки алдаракмы сайлауда конституцион хокукыннан файдалана ала.

Сайлау көнендә сайлаучы билгеле бер сәбәп белән ( командировка, бакчада эш, уку, эше буенча килә алмый, дәүләти яки иҗтимагый бурычын үти, сәламәтлеге буенча һәм башкалар) сайлау участогына килә алмый икән, алдан тавыш бирә ала. Шәһәрдән башка җиргә китү дә нигезле сәбәп булып тора.

Территориаль сайлау комиссияләрендә 3сеннән 9 сентябрьгә кадәр, ә сайлау участокларында 10сыннан 13 сентябрьгә кадәр алдан тавыш бирергә була. Эш сәгатьләре - дүшәмбедән җомгага кадәр ул 16дан 20 сәгатьіә кадәр, шимбә-якшәмбе 8дән 16 сәгатьіә кадәр.

Алдан тавыш бирү графигын Үзәк сайлау комиссиясе раслый, әмма кайбер территорияләр өчен аерым вакыт билгеләнергә мөмкин.

Алдан тавыш бирергә теләүче сайлаучы комиссиягә гариза яза, паспортын күрсәтә. Ни өчен алдан тавыш бирүе турында бланкка кулдан язып куя. Адресы теркәлү урыны буенча күрсәтелә.

Яшел Үзән муниципаль районы территориаль комиссиясе адресы: Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 41а йорты, 101нче кабинет.

Тел/факс: (84371) 5-74-34

Яшел Үзән шәһәре территориаль комиссиясе адресы: Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 41 а йорты, 102нче кабинет.

Тел: (84371) 4-06-65

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев