Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 62 яшьлек ир зур күләмдә наркотик белән тотылган

Яшел Үзән наркополицейскийлары елны зур күләмдә наркотик матдә табудан башлады. "Тикшерү өчен сатып алу" оператив-эзләнү чарасы барышында 62 яшьлек яшел үзәнле наркотик матдә - марихуана сатканда тотыла.

-Наркотик сатучының фатирында тентү барышында зур күләмдә марихуана төргәкләре табылды, - дип сөйли УФСКНның Яшел Үзән МРО өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова. -Ул барысы бергә 2 килограммлап бар иде. Тоткарланучы сүзләренә караганда, наркотиклы үсемлекне ул үзенең фатирында зур лампа уты астында чүлмәктә чәчеп үстергән. Бу наркотикны ул үзе дә берничә ел куллана икән инде.

Хәзер бу кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Аның 10-20 елга ирегеннән мәхрүм ителүе бар.

-Исегезгә төшерәбез: наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле барлык җинаятьләр турында Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлегенә 6-08-21 телефоны аша хәбәр итә яисә идарәнең Интернет-сайтына (http://ufs kn.tatarstan.ru) мөрәҗәгать итә аласыз, - ди Светлана Крылова.- Бирелгән хәбәр буенча чаралар күреләчәк. Конфиденциальлекне гарантиялибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев