Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 21 яшьлек исерек егет өченче каттан сикергән

Тургенев урамында яшәүче 21 яшьлек егет исерек баштан үзен дошманы кебек җәзалауларга дучар иткән. Башта ул ике кулының һәм муенының вена тамырларын кискән. Бу гына җитмәгән, япь-яшь килеш дөньядан туйган егет өченче каттан сикергән. Фаҗига урынына килеп җиткән медиклар үзенә-үзе зыян салып та үлә алмаган егетне дәваханәгә китергән. Бу көнне...

Тургенев урамында яшәүче 21 яшьлек егет исерек баштан үзен дошманы кебек җәзалауларга дучар иткән. Башта ул ике кулының һәм муенының вена тамырларын кискән. Бу гына җитмәгән, япь-яшь килеш дөньядан туйган егет өченче каттан сикергән. Фаҗига урынына килеп җиткән медиклар үзенә-үзе зыян салып та үлә алмаган егетне дәваханәгә китергән. Бу көнне дәваханәдә травматологларга да , хирургларга эш күп булган. Егетнең куллары һәм муены, башы һәм корсагы нык җәрәхәтләнгән, боты сынган. Ни җитми, аңламассың бу яшьләрне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев