Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 21 гасырда беренче тапкыр пионерга керүчеләр бар

Төп геройлары пионерлар булган "Приключения Электроника", "Добро пожаловать, или Посторонним вход воспрещен" кебек совет фильмнарын хәтерлисезме? Бу кино геройлары үзләренең акыллы, энергияле булулары һәм муеннарындагы кызыл галстуклары белән башкалардан аерылып торалар иде.

Алар макулатура, металлолом җыялар, пенсионерларга ярдәм итәләр, "Аҗаган"уйныйлар иде. Һәм менә Яшел Үзән коммунистлары шәһәрдә яшьләр оешмасын торгызсак ничек булыр икән дигән сорау белән "сынау шары" очырырга булган.

Алар башта узган елның 22 маенда элеккеге пионерларны җыеп чара уздырып караган. Иң кызыгы шул, барысы да ул вакытларны сагынып искә ала.

Һәм менә 23 гыйнварда балалар иҗаты үзәгендә беренче пионерга кабул итү булып, чарага 11нче мәктәптән директорлары Людмила Любавина һәм физкультура укытучысы Оксана Новоселова җитәкчелегендә, ата-аналар рөхсәте белән 21 укучы килгән.

КПРФ шәһәр комитетының беренче секретаре Геннадий Пиликов балаларны кайнар котлаганннан соң, үзәк хезмәткәрләре аларны пионерия символикалары белән таныштырган.

"Ярый пионерга алдылар ди, алда аларны нәрсә көтә?" - дип сораучылар булыр.

-Без оештырганбыз икән, аларны шефлыкка да алабыз, - диләр коммунистлар үзләре. -Чаралар планын төзибез, ешрак очрашырга тырышырбыз. Безнең бит тәҗрибә зур. Ватанга мәхәббәт, патриотизм, әйбәт уку, кызыклы китаплар, кинофильмнар турында сөйләшербез. Ышаныгыз: без балаларны начарлыкка өйрәтмәячәкбез.

Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев