Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән “Йолдызлыгы” якты яна

Горький исемендәге мәдәният үзәгендә "Йолдызлык-Созвездие" фестиваленең иң талантлы яшьләре чыгыш ясады. Яшел Үзәннең горурланырлыгы бар: менә инде ничә еллардан бирле безнең талантлы яшьләр әлеге фестивальне тотып тора, дисәң дә ярый. Алмаган призлары, яуланмаган урыннар калмады. ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин да Яшел Үзән фишкасының ягъни йөзек кашының нәкъ менә сәхнә йолдызлары...

Горький исемендәге мәдәният үзәгендә "Йолдызлык-Созвездие" фестиваленең иң талантлы яшьләре чыгыш ясады. Яшел Үзәннең горурланырлыгы бар: менә инде ничә еллардан бирле безнең талантлы яшьләр әлеге фестивальне тотып тора, дисәң дә ярый. Алмаган призлары, яуланмаган урыннар калмады.

ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин да Яшел Үзән фишкасының ягъни йөзек кашының нәкъ менә сәхнә йолдызлары булуын билгеләп узды. Горурланмаслык кына да түгел шул: бүген Яшел Үзән танылган артистлар Динә Гарипова, Владимир Шнитко белән чын күңелдән горурлана. Ә аларны "Йолдызлык" үстерде.

Концертта ТР Дәүләт Думасы депутаты, "Ак Барс" холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров та бар иде һәм ул Яшел Үзән артистларына сәхнә костюмнары сатып алу өчен 300 мең сумлык сертификат тапшырды.

Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев