Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән Ветераннар советы башында – Тәлгать Гыйззәтуллин (+фотолар)

Муниципаль районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы пленумында совет рәисе итеп Тәлгать Гыйззәтуллин сайланды, ә моңа кадәр совет рәисе булып эшләгән Валентина Перфильева, сәламәтлеге какшау һәм өлкән яшьтә булу сәбәпле, вазыйфаларыннан азат ителде. Район башлыгы Александр Тыгин, ветераннар советында озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, Валентина Васильевнага рәхмәтен белдереп, аңа ветераннар...

Муниципаль районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы пленумында совет рәисе итеп Тәлгать Гыйззәтуллин сайланды, ә моңа кадәр совет рәисе булып эшләгән Валентина Перфильева, сәламәтлеге какшау һәм өлкән яшьтә булу сәбәпле, вазыйфаларыннан азат ителде.

Район башлыгы Александр Тыгин, ветераннар советында озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, Валентина Васильевнага рәхмәтен белдереп, аңа ветераннар советының мактаулы рәисе вазифасын тәкъдим итте һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча эшне дәвам итәргә чакырды.

Пленумда Валентина Васильевнаның үзен эштән азат итүне сорап язган гаризасы канәгатьләндерелде, ә рәис урынына тәіъдим ителгән Тәлгать Гыйззәтуллин кандидатурасын ветераннар бердәм яклады. "Растим патриотов России" конкурсында катнашуга әзерлек яңа сайланган рәиснең беренче зур эше булачак.

Язманың тулы вариантын "Яшел Үзән" газетасының 21 май саныннан укый аласыз.

Фотолар Александр Коршуновныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X