Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ведомстводан тыш сак бүлеге ярдәм иткән

Яшел Үзәннең ведомстводан тыш сак хезмәте тулай торакта күршеләрен талауда гаепләп ике кешене тоткарлаган. 27 августта көндезге сәгать уникеләр тирәсендә полициянең җирле бүлегенә Тургенев урамында тулай торакта яшәүчеләр шалтыратып, аларның бүлмәсенә кемнәрнеңдер керергә маташулары турында хәбәр итә. Әйтелгән адрес буенча килгән ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләренә 35 яшьлек ир таныш...

Яшел Үзәннең ведомстводан тыш сак хезмәте тулай торакта күршеләрен талауда гаепләп ике кешене тоткарлаган.

27 августта көндезге сәгать уникеләр тирәсендә полициянең җирле бүлегенә Тургенев урамында тулай торакта яшәүчеләр шалтыратып, аларның бүлмәсенә кемнәрнеңдер керергә маташулары турында хәбәр итә. Әйтелгән адрес буенча килгән ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләренә 35 яшьлек ир таныш булмаган кешеләрнең алар яшәгән бүлмәгә кереп, хатынының телефонын талап чыгуларын сөйли. Тикшерү-эзләү барышында күрше йорт янында элек хөкем ителгән 31 һәм 35 яшьлек ике шикле ир тоткарлана. Аларның да шул тулай торакта яшәгәнлекләре беленә. Урланган телефонны хуҗасына кире кайтарып бирәләр.

Әлеге талаучыларга карата җинаять эше кузгатылган.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлеге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X