Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән урамнарына 35 видеокамера куелган

Урамнарда видеокамералар урнаштыру шәһәрдә иминлекне булдырырга, җинаятьләрне кисәтергә мөмкинлек бирә.

Яшел Үзәндә хәзер шундый 35 камера куелган. Шуларның 15е күптән куелган булса, 20сен әле генә урнаштырганнар. Муниципалитет аның өчен 3 миллион сумга якын акча бүлеп биргән.

Шәһәрдә Мир һәм Норкин урамнары, "Нарат" һәм Королев урамындагы фонтан тирәсе, Гоголь һәм Татарстан урамнары, Заикин һәм Октябрьская урамнары чаты һәм башка зур урамнар күзәтү астына алынган. Берничә камера кеше күп йөри торган урыннарда, әйтик базар, хәрби комиссариат янына куелган. Видеокамера "Авангард" стадионындагы кышкы чыршыны да күзәтеп тора. Шәһәр урмнарының реаль чынбарлыгын һәр кеше сайтка кереп үзе дә күзәтә ала.

Алдагы Яңа ел бәйрәмнәрендә, озын ялларда бу видеокамералар полицейскийларның да чын булышчысына әйләнәчәк.

Фото http://www.mk.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев