Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укытучыларының зур җиңүе

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында "Ел укытучысы-2014", "Иң яхшы математика укытучысы", "Елның сыйныф җитәкчесе", "Ел тәрбиячесе" һәм "Педагог-китапханәче" бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Татарстан Республикасының "Ел укытучысы-2014" исеменә Нурлат шәһәренең 1 нче...

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында "Ел укытучысы-2014", "Иң яхшы математика укытучысы", "Елның сыйныф җитәкчесе", "Ел тәрбиячесе" һәм "Педагог-китапханәче" бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Татарстан Республикасының "Ел укытучысы-2014" исеменә Нурлат шәһәренең 1 нче урта мәктәбе биология укытучысы Алла Головенькина лаек булды.
14 апрельдән башлап Казан шәһәренең 39нчы, 35нче номерлы мәктәпләре һәм 131нче номерлы балалар бакчасы базаларында "Ел укытучысы-2014" Республика конкурсының финал туры узды. Республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 70 иң яхшы укытучы үзләренең педагогик тәҗрибәләрен тәкъдим итте, ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте, ата-аналар җыелышлары һ.б. үткәрде.
Нәтиҗә ясап, жюри әгъзалары алар арасыннан 12 лауреат, төрле номинацияләрдә диплом белән бүләкләнгән 16 мөгаллимне һәм "Ел укытучысы-2014", "Иң яхшы математика укытучысы", "Елның сыйныф җитәкчесе", "Ел тәрбиячесе" һәм "Педагог-китапханәче" номинацияләрендә 15 призерны билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, республика күләмендә җиңү яулаган укытучы 2014 елның сентябрь аенда узачак "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия бәйгесенең финал турында республикабыз данын яклаячак.

Яшел Үзән төбәге педагоглары да бәйгедә актив катнашты һәм җиңүчеләр арасында аларның исемнәрен күрү безгә аеруча рәхәт.

"Класс җитәкчесе -2014" исеменә 1нче лицей укытучысы Ольга Аксенова (1 урын) лаек булса, "Педагог- китапханәче" исемен 9нчы лицейдан Ольга Пашинага (3 урын) бирделәр.

Котлыйбыз!

Белешмә:
Татарстан Республикасында һөнәри конкурслар башта муниципаль, аннары зона дәрәҗәсендә 3 февральдан 28 марта кадәр үткәрелде. Конкурс иҗади эшчәнлек алып барган укытучыларны барлау һәм аларга ярдәм итү, республикабыз мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән перспективалы мәгариф идеяләрен һәм практикаларны популярлаштыруга юнәлдерелгән. "Ел укытучысы-2014", "Иң яхшы математика укытучысы", "Елның сыйныф җитәкчесе", "Ел тәрбиячесе" һәм "Педагог-китапханәче" бәйгеләрендә 3нче урын алучы җиңүчеләр 50 мең сумлык, 2нче урын - 70 мең сумлык һәм 1нче урындагы җиңүче 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнә.
"Татарстан Республикасы Ел укытучысы-2014" автомобиль алыр өчен акчалата сертификат белән бүләкләнә.
Конкурсны Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Халык мәгарифе һәм фәне хезмәткәрләре профсоюзы комитеты оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев