Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән суды әнисен үтергән кешегә карата хөкем карары чыгарды

Яшел Үзән прокуроры Анатолий Трифонов белдергәнчә, шушы елның 24 февралендә Төзүчеләр урамындагы квартирда тәненә 70 тапкыр пычак кадалган 39 яшьлек хатын-кыз табыла. Полиция хезмәткәрләре әлеге хатынның баласын - 3 төркем инвалид Б.Александрдан шикләнеп, аны шул ук көнне сак астына ала. Нинди генә матур хисләр белән көткәндер инде бу ханым баласын!...

Яшел Үзән прокуроры Анатолий Трифонов белдергәнчә, шушы елның 24 февралендә Төзүчеләр урамындагы квартирда тәненә 70 тапкыр пычак кадалган 39 яшьлек хатын-кыз табыла. Полиция хезмәткәрләре әлеге хатынның баласын - 3 төркем инвалид Б.Александрдан шикләнеп, аны шул ук көнне сак астына ала.

Нинди генә матур хисләр белән көткәндер инде бу ханым баласын! Нинди генә матур хыялларга бирелмәгәндер. Әмма сабыеның гарип тууын белгәч, аны бала тудыру йортында калдырып, нинди зур гөнаһ кылганын яшьлеге белән, бәлки, аңламагандыр да.

Җан биргәнгә, җүн бирә, диләр бит. Малай балалар йортында үсә. Балалар йортыннан киткәч, хөкүмәт аңа квартир да бирә, эше дә була.

Әмма гомере буе әни дип әйтергә тилмереп үскән бала, мөстәкыйль тормышка аяк баскач, әнисен эзли башлый. Һәм таба да. Әни булган кеше улыннан ерак түгел, күрше урамда гына яши торган булып чыга. Узган ел бала белән ана очраша. Әмма беренче баласы белән зур ялгышлык кылган хатын башка балаларыннан да (2) колак каккан - ана хокукыннан мәхрүм телгән булып чыга. "Күке" ана баласы белән очрашудан баш тартмый, алар бергә яши башлый. Ике чит кешене шешә дуслаштыра: алар еш кына бергә аракы эчә торган булып китә.

Фаҗига буласы көнне дә алар бергә аракы эчә. Шушы "хезмәт"тән бушаган арада бер-берсеннән зарланып улы - әбисенә, ана кеше - әнисенә телефоннан шалтыратып, өлкән кешене борчый башлый.

Өлкән кеше бу бәхәскә нокта куярга, ана белән улны ничек тә булса тынычландырырга һәм дуслаштырырга дип боларга китә. Подъезд төбендә онык очрый, кибеткә ипигә чыгып барышы икән. Хатын фатирга күтәрелә, ишектән керүгә катып кала - кызы кан эчендә ята. Ана тиз генә полициягә хәбәр итә, Александрның тышкы билгеләрен әйтә.

Бу вакытта полициягә Төзүчеләр урамындагы кафеда берәү тавыш куптара, үзен тынычсыз тота, кешегә бәйләнә дигән хәбәр килеп ирешә. Полиция хезмәткәрләре кафега юнәлә һәм урамда шикле берәүне тоткарлап, аның шәхесен ачыкларга була. Шулвакыт рация буенча якындагы бер фатирда хатын-кыз үтерелүен хәбәр итәләр. Шунда хокук сакчылары егетнең кулы, киемнәре канга буялган булуын күреп ала. Төс кыяфәте дә әлеге шикле кешенекенә охшаш. Шикле кешене полиция бүлегенә китерәләр һәм ул барысын да сөйләп бирә. Полициядә җинаятьче үзенең бөтен бәхетсезлеге өчен әнисеннән үз алуы турында белдерә. Суд Александрны 8 елга каты режимлы төрмәгә җибәрү турында карар чыгарды.

Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X