Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы кеше урлаган баласын әнисенә кайтарган

Белоруссиядән килгән Мария Мажар 9 айлык кызын үзе белән Минскига алып кайтып китте.

Исегезгә төшерәбез, Мариянең никахсыз ире (Васильево кешесе) кызын урлап, Татарстанга алып килгән иде. Алар артыннан ук баланың әнисе дә килеп җитте. Ул баласының сәламәтлеге өчен бик борчылган, чөнки моңа кадәр кызын имезгән. Ләкин ире аның белән очрашырга теләмәгән. Мария полициягә дә, судка да гариза язган. Опека һәм попечительство үтенече буенча баланы педиатр килеп караган. Сәламәтлеге канәгатьләнерлек булуын, баланы «Нутрилон» катнашмасы белән туклануын хәбәр итәләр. Бу эштә Казандагы Белоруссия консулы Сергей Маруденко зур роль уйнаган. Ул, ике як белән дә очрашып, бала хакына килешү төзергә күндерә. Балигъ булмаган бала әнисе белән торачак, ә тәрбияләү һәм укыту буенча сорауларны бергә чишәргә (бала фикеренә колак салып) тиеш булачаклар. 26 гыйнварда Яшел Үзән мировой судында бу килешү расланды. Хәзерге вакытта сабыйны әнисе Минскига алып кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев