Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән музеенда яңа күргәзмә ачылды

26 августта Яшел Үзәннең тарих-мәдәни мирас музеенда "Ход конем" күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасының беренче Президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев коллекциясеннән шахмат та бар. Бу күргәзмә "Казан Кремле" музей-тыюлыгының 20 еллыгы һәм Мәдәният елы уңаеннан "Казан Кремле" музей-тыюлыгы - Татарстан музейлары" проекты кысасында уздырылучы чара булып тора. Күргәзмәдә шулай ук...

26 августта Яшел Үзәннең тарих-мәдәни мирас музеенда "Ход конем" күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасының беренче Президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев коллекциясеннән шахмат та бар. Бу күргәзмә "Казан Кремле" музей-тыюлыгының 20 еллыгы һәм Мәдәният елы уңаеннан "Казан Кремле" музей-тыюлыгы - Татарстан музейлары" проекты кысасында уздырылучы чара булып тора.

Күргәзмәдә шулай ук Татарстанда шахмат спортында ирешелгән уңышлар, биш тапкыр Россия чемпионы, СССР чемпионатлары финалчысы, турнирлар призеры Рәшит Нәҗметдинов һәм Россия һәм халыкара турнирлар җиңүчесе Алиса Галләмованың уңышлары да күрсәтелгән. Күргәзмә 20 сентябрьгә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X