Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мөслимәләре театрдан рухланып кайтты

Яшел үзәнлеләр Казанга Г.Камал театрына спектакльләр карарга йөрергә бик ярата. Хикмәт якын яшәүдә генә дә түгел. Рухи азык та кирәк кешегә.

Менә шулай бер төркем мөслимә театрда булып, рухланып кайтты.
Яшел Үзән мәдрәсәсенә укырга йөрүче 24 мөслимә укытучылары Вафилә ханым Хикмәтуллина җитәкчелегендә Казан каласына барып Г.Камал театры артистлары куйган «Ут күршеләр» спектаклен карады. Әлбәттә, бу чарага алдан әзерләнделәр, Вафилә ханым идеясен хуп­ладылар. Өлкән яшьтәге ханымнарга бергәләшеп барырга транспорт мәсьәләсен генә хәл итәргә кирәк иде. Мөслимәләр корган планнарны шулай тормышка ашырырга шәһәрдә җылы куллы кешеләр дә табылып тора. Бу юлы аларга автобус Горький исемендәге завод ярдәме белән бирелде. Бу предприятиенең генераль директоры урынбасары Даниил Галиев мөслимәләр гозерен тыңлап зур уңайлы автобус табып бирде. Даниил Галиевның аларга булган бу беренче ярдәме генә түгел. Кайчан мөрәҗәгать итсәләр дә, ул аларга булышлыгын күрсәтми калмый. Аңа мөслимәләрнең чиксез рәхмәттән башкасы юк. Дин юлына баскан, яшь буынны да үз үрнәкләрендә тәрбияләүче, шул ук вакытта үзләре дә туктаусыз укучы бу ханымнарны игътибарсыз калдыру мөмкин эш түгел.
Киенеп-ясанып килгән, безнең мөселманнарга хас булган ак яулыклы бу апаларны театрда да бик хөрмәт иткәннәр. Хәтта тамашачылар да «Бигрәк матур инде сез», - дип фотоларга да төшереп-төшереп алганнар.
Татар сәнгатенең йөзек кашы булган Г.Камал театры спектакльләрен театрның үзенә барып карау һәркемгә зур канәгатьлек, рухи һәм тәрбияви азык бирә, мәдәниятебезне күтәрә. Зур уңайлы залда спектакль караган һәр тамашачы аннан әсәрләнеп үзенә озакка җитәрлек энергия алып кайта. Яшел Үзән мөслимәләре дә театрдан әсәренеп, шатланып, уңайлы автобуска утырып, ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтләрен укып кайтты. Мондый гамәлләрнең дәвамлы булачагына алар ышана.
Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев