Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре бара

Күптән түгел шушы Әнвәр Миңнуллин ярдәме белән оештырылган ифтар мәҗлесендә катнашырга туры килде. Шәһәр мәчетендә уздырылган әлеге зур мәҗлестә Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, иманлы юлдан йөрүче шәһәребез интеллигенциясе вәкилләре, "Мөслимәләр" берлеге әгъзалары, динебезгә ярдәм итүче бизнесменнар, ураза тотучылар күп иде. Араларында яшьләрнең күп булуы да күңелне сөендерә. Менә буйдан-буйга...

Күптән түгел шушы Әнвәр Миңнуллин ярдәме белән оештырылган ифтар мәҗлесендә катнашырга туры килде. Шәһәр мәчетендә уздырылган әлеге зур мәҗлестә Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, иманлы юлдан йөрүче шәһәребез интеллигенциясе вәкилләре, "Мөслимәләр" берлеге әгъзалары, динебезгә ярдәм итүче бизнесменнар, ураза тотучылар күп иде. Араларында яшьләрнең күп булуы да күңелне сөендерә.

Менә буйдан-буйга сузылган өстәл тирәли, бөтен мәчет эчен яктыртып, ак яулыклы ханым-туташлар утыра. Күбесе таныш, әмма танып та бетереп булмый: шулкадәр күркәмнәр ки, аларга карап күзләр камаша. Йөзләреннән иман нуры белән күңел пакълеге, йөрәк сафлыгы бөркелә. Барысының да йөзләрендә елмаю, эчке бер тынычлык - шөкер, бүген дә ураза тота алдык, Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде, дигән изге теләк.

Нинди генә матур сүзләргә төреп язсаң да, ифтарның бөеклеген, күңелләребездә тудырган хисләрне язып бетереп булмый. Район имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәтнең күңелләргә үтеп керерлек мәгънәле вәгазен, шәһәр мәчетләре имамнарының үзләренә генә хас мәкам белән Коръән сүрәләрен укуын күрергә һәм ишетергә кирәк. Мондый ифтар мәҗлесләре мәчетләрдә, мәдрәсәдә әле ураза беткәнчегә кадәр дәвам итәчәк.

Габделхәмит хәзрәт әлеге мәҗлесне оештыруны башлап йөргән "Мөслимәләр" берлеге җитәкчелеге Фәрзәнә Халиуллинага һәм Тәнзилә Әхмәтҗанова бик рәхмәтле. Дини чараларны үткәрүдә бу ханымнарның булышлыгы зур.

ГҮЗӘЛ МИНҺАҖЕВА

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев