Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән инкассаторы турында яңа мәгълүмат

Татарстанның полиция хезмәткәрләре кичә 60 млн. сум акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченконың һаман да эзенә чыга алмый. Хокук сакчылары көчәйтелгән режимда эш алып бара. Тимер юл һәм автомобиль транспортлары тикшерелә. Күрше регионнарга эзләнүче турында мәгълүмат таратылган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә (бу хакта "БИЗНЕС Online" җиткерә), кичә Яшел Үзәндә табылган инкассатор машинасында урланган акчаның аз өлеше генә (рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, 3 млн. сум) ташлап калдырылган. Эзләнүче, үзе белән йөртергә уңайлы булсын өчен, капчыктагы акчаны гына алган, ә кейслардагысын калдырган.

Исегезгә төшерәбез, кичә көндез Яшел Үзәннең Саклык банкы янында инкассатор Игорь Богаченко хезмәттәшенең аягына атып, 60 млн. сум акча урлап качкан иде. Бераздан инкассатор машинасын Богаченко яшәгән йорттан ерак түгел урында - шәһәр урамнарының берсеннән табып алдылар. Әлеге машинада ташлап калдырылган берникадәр акча да бар иде. Полиция әлегә төгәл сумма турында мәгълүмат җиткерми. Инкассаторның йортлар арасындагы ишегалдында шәхси машинасы да табылган. Кичә җинаять эше дә кузгатылды.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев