Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән балалары – "Әкият"тә кунакта

Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстанның төрле районнарында яшәүче малайлар һәм кызлар өчен әкият иленә сәяхәт оештырдылар - аларны «Әкият» курчак театрына чакырдылар. Әлеге балалар өчен сәфәр үзенчәлекле булды: чөнки алар арасында ятимнәр, аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә шактый иде. Аларның күбесе театр ишекләрен әле беренче тапкыр ачып...

Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстанның төрле районнарында яшәүче малайлар һәм кызлар өчен әкият иленә сәяхәт оештырдылар - аларны «Әкият» курчак театрына чакырдылар. Әлеге балалар өчен сәфәр үзенчәлекле булды: чөнки алар арасында ятимнәр, аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә шактый иде. Аларның күбесе театр ишекләрен әле беренче тапкыр ачып керде. Бәйрәмне «Хәйруллинның хәйрия фонды» оештырды. Мондый сәфәрләр күркәм гадәткә әверелде инде - аларны берничә ел рәттән оештыралар. Бу юлы Әлки, Алексеевск, Спас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары һәм Казаннан 250 бала килде. Малайлар һәм кызлар театр студиясендә шөгыльләнә, шунлыктан алар өчен курчак тамашасы үзенчәлекле «мастер-класс» та булды.

- Минем үземә дә, балаларга да бик ошады. Без әле монда беренче тапкыр, чөнки ел саен төрле төркемнәр килә. Биредә яңа хис-кичерешләр аласың, үзеңне рухи яктан баетасың. Бөтен кешенең дә мондый мөмкинлеге юк бит, - ди Алексеевск районыннан килгән театр студиясе җитәкчесе Татьяна Самсонова. - Шәһәргә район бүлеп биргән автобуста килдек. Төркемдә - 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар. Спектакльне сайлаганда, аның барысына да ошавын теләдек. Шунлыктан «Көлбикә» әкиятендә тукталырга булдык.

- Без авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны алып килдек, бу алар өчен зур бәйрәм. Балалар нәрсәгәдер омтылсын, нидер теләсен өчен аларны сәнгать белән таныштырырга кирәк, әлбәттә, - ди Яшел Үзәннең «Родник» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эшләр буенча белгече Фирая Маркелова. Спектакль тәмамлангач, сабыйларга тәм-томнар, җиләк-җимеш, соклар салынган пакетлар тараттылар.

Язманың тулы вариантын "Яшел Үзән" газетасының җомга саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев