Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярлыларга айлык акча түләү мәсьәләсе карала

КПРФ депутатлары Россия Дәүләт Думасына шул хактагы канун проекты әзерләп тапшырган. Алар март аеннан башлап аз керемле Россия халкына азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган товарларга айлык акча түләү мәсьәләсен күтәрә.

Әлеге акча ярлылык чигендәге, төгәлрәк әйткәндә керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булучылар өчен бирелергә, айлык социаль түләү күләме яшәү минимумы белән керем аермасына тиң булырга тиеш, ди депутатлар.



Беренчел исәпләүләр буенча, Россиядә моның өчен ай саен 156 млрд. сум акча кирәк икән. Бу кадәр акчаны кайбер бюджет чыгымнарын киметеп һәм калын кесәле кешеләргә керем салымын арттырып тупларга тәкъдим ителә.

Россия статистика мәгълүматларына караганда, илдә 2015 елда ярлылар саны 20,3 млн. кеше булган. ә 2014 елда алар әле 16,1 млн. гына иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев