Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәяүлегә дә юл кирәк

Норлатта үзәктән мәктәпкә таба күтәрелүче урамда җәяүле юлы - тротуар төзелде. Аның озынлыгы - 333 метр. Олы юл читендә ясалган җәяүле юлы әлләни озын булмаса да, норлатлылар өчен аның әһәмияте гаять зур. Балаларын - мәктәпкә, сабыйларын балалар бакчасына илтүче ата-ана нәкъ шул урамнан күтәрелә. Үзәк урамнан машиналар күпләп йөрүен искә...

Норлатта үзәктән мәктәпкә таба күтәрелүче урамда җәяүле юлы - тротуар төзелде. Аның озынлыгы - 333 метр.
Олы юл читендә ясалган җәяүле юлы әлләни озын булмаса да, норлатлылар өчен аның әһәмияте гаять зур. Балаларын - мәктәпкә, сабыйларын балалар бакчасына илтүче ата-ана нәкъ шул урамнан күтәрелә. Үзәк урамнан машиналар күпләп йөрүен искә алсак, халыкның сөенүен аңларга була. Юлда бәла-каза килеп чыкмасмы инде, дип борчылуларга чик куелды кебек. Без яңа тротуарны Норлат аша узганда күреп алдык. Яңалыкны күргәч, тукталып, шунда очраган халык белән сөйләштек. Барысы да шатлануын белдерде, җәяүле юлын төзүчеләргә рәхмәтләрен әйттеләр. Дөрес, бусы беренче карлыгач кына - тагын башка урамнарда да ясалсын иде мондый юл, дигән теләкләрне дә ишеттек без. Өметләре акланыр шәт. Акча булса, билгеле. Бусына нинди хисаптан чыгымлануларын Норлат җирлеге үзидарә башкарма комитеты җитәкчесе Камил Шәкүров болай аңлатты:
- 1 миллион сумлык республика грантын откан идек без, шул акчага төзелде әлеге юл. Халык гозерен үтәү максатында тоттык акчаны. «Нур» төзелеш сервисы» җәмгыяте ун көндә салып куйды аны. Кышка кергәнче өлгерттеләр, рәхмәт төзүче егетләргә! Грант акчасы бөтенләй бетмәде әле, калганын урамнарны яктырту эшенә тотачакбыз.
Халык үтенече һәрвакыт шулай тиз арада башкарылсын иде!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев