Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшы гамәлләр белән яшәсәк иде

Аллаһ Тәгалә кеше гомерләрен төрле-төрле итеп яраткан. Җиңеллек белән дә, авырлык белән дә яшәүчеләр бар. Туган авылыбыз зур Өтәктә коточкыч фаҗига булды: 85 яшьлек Борһанетдин кызы Суфия апабызның өе янып, үзе дә янгында калып үлде.

Гомере буе ялгыз яшәде, аңа тормышны алып баруы бервакытта да җиңел булмады. Картлык галәмәтедер инде, соңгы вакытта ишетмәде, күз күреме дә бик начарланды, аяклары да авыртып ике таяк белән йөри иде.
Тәкъдиреңә ничек язылган, шулай яшибез, фани дөньядан бакыйлыкка да шулай күчәбез. Әбиебезнең беркеме дә юк иде. Аны фельдшер кызыбыз Лилия карап, дәвалап торды. Әзерләп куйган үлемтекләренә кадәр янды.
Әлһәмдүллиллаһ, ярдәм итүчеләребез бар. Ялгызларга, фаҗигале хәлләр булганда, иң беренче чиратта Мулла Илендәге мәчетебез ярдәм кулын суза. Бу мәсьәләдә Мулла Иле авыл җирлеге белән берлектә эшлиләр.
Авылыбыз халкы да ярдәмсез калдырмады, көченнән килгәннәрнең барысы да ярдәм кулын сузды. Күмү эшләрен Зөләйха апа, Дарика-Госман Фәхретдиновлар үз өсләренә алды һәм барлык йолаларны үтәп, ашларын үткәрүне дә алар башкара. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Галимҗан улы Илдар белән Фәһим кызы Лилия дә бик нык ярдәм күрсәтте.
Дөньяда барчабызга да игелекләр кылып, ярдәм итешеп яшәргә насыйп итсен. Раббыбыз бер изгелеккә әҗер савабын ун өлеш арттырып бирермен дип сөендерә бит. Раббым, Һәр нәрсәне үзең бирүче. Ярдәм итүчеләргә әҗер-савапларны насыйп ит!
Авыл халкы исеменнән - Розалия Хөсәенова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев