Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Яңа Тура”га килгән сатып алучылар саны “иң уңышлы” көннәрдә 50 меңгә кадәр була

Республиканың әйдәп баручы ММЧ журналистлары өчен оештырылган очрашуда Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, инвестор вәкиле Юрий Горелов, «Барсил» ҖЧҖ башкарма директоры Геннадий Молчанов катнашты. Александр Тыгин сүзләренә караганда, 2012нче елдан бирле тормышка ашырыла торган "Яңа Тура" проекты Татарстан Республикасы икътисады өчен стратегик әһәмияткә ия. Бүгенгә инвестицияләр...

Республиканың әйдәп баручы ММЧ журналистлары өчен оештырылган очрашуда Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, инвестор вәкиле Юрий Горелов, «Барсил» ҖЧҖ башкарма директоры Геннадий Молчанов катнашты.

Александр Тыгин сүзләренә караганда, 2012нче елдан бирле тормышка ашырыла торган "Яңа Тура" проекты Татарстан Республикасы икътисады өчен стратегик әһәмияткә ия. Бүгенгә инвестицияләр күләме 5 млрд. сумны тәшкил итә. Технополисны төзеп, эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә, 3 меңнән артык кеше эш белән тәэмин ителгән.

"Хәзерге көндә инвестор пландагы бурычларны тормышка ашыруын дәвам итә. Бүгенгә гомуми мәйданы якынча 80 мең кв.м. булган заманча ике сәүдә павильоны файдаланылышта. Эшмәкәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылды. Объектлар уңышлы эшләсен өчен, "Яңа Тура" технополисы кирәкле инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин ителде. 2,5 мең машинага исәпләнгән уңайлы парковка булдырылды", - дип сөйләде инвестор вәкиле Юрий Горелов. Аның сүзләренчә, "Яңа Тура"ның операторы алмашынганнан соң, эшмәкәрләрнең 90 проценты белән килешү төзелгән. Килешүдәге шартлар үзгәрмәгән.

"Хәзерге көндә социаль юнәлешкә, бигрәк тә торак төзүгә өстенлек бирәбез. Мартта "Яңа Тура"да торак йортлары төзү буенча эшләр башланачак. Бу эшмәкәрләр һәм кунаклар өчен махсус комплекс булачак. Шулай ук янгын вакытында зарар килгән беренче павильонны яңадан торгызу эшләре бара. Март аеннан ул да тулы көченә эшли башлаячак", - диде инвестор вәкиле үзенең чыгышында.

"Яңа Тура"га килгән сатып алучылар саны "иң уңышлы" көннәрдә 50 меңгә кадәр була. Технополиста товар бәяләре, Казанның челтәр кибетләре белән чагыштырганда, 30-40 процентка түбәнрәк", - дип белдерде Юрий Горелов.

Март уртасында "Тура-Агро" агросәнәгать базарының беренче чиратын гамәлгә ашыру ниятләнә. Бу продукцияне беренчел эшкәртү, сату буенча заманча комплекс булыр дип көтелә. Инвестор вәкиле сүзләренчә, әлеге программаны бүгенге катлаулы икътисади шартларда тормышка ашыра башлау бик әһәмиятле, чөнки хәзерге вакытта Россиядә чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебездә җитештерелә торганнарга алыштыру - иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

"Әлбәттә, технополиста килеп чыккан янгын эшмәкәрләр өчен дә, инвесторлар өчен дә зур югалтуларга китерде. Шуңа да карамастан, эшчәнлек дәвам итә. "Яңа Тура" проектын тормышка ашыру барышында "Тура-Агро программасын булдыру фикере туды. Хәзер бу юнәлештә дә актив эшлибез, чөнки авыл хуҗалыгы товарларына ихтыяҗ зур", - дип шәрехләде бу уңайдан Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин.

"Яңа Тура" технополисын үстерү, эшмәкәрләргә уңайлы шартлар тудыру өчен барысы да эшләнә, дип искәртә «Барсил» ҖЧҖ башкарма директоры Геннадий Молчанов. Ул сәүдә комплексына килүчеләр өчен Казанның төрле районнарына бушлай автобуслар хәрәкәт итүен билгеләп узды.

"Яңа Тура" проектын гамәлгә ашыру 2017нче елга кадәр исәпләнгән. Әмма, "Тура-Агро" программасы өстәлү сәбәпле, тормышка ашыру вакыты үзгәрергә мөмкин, дип тәгаенләде Юрий Горелов.

Ләйсән Исхакова,

Татар-информ агентлыгы хәбәрчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев