Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа сәхифә

Газетабызда яңа сәхифә - «Безнең подписчик». Әлеге сәхифәдә үзегезне, авылдашларыгызны, танышларыгызны күрергә теләсәгез, редакциягә шалтыратып хәбәр итегез.

Әлфия Йосыпова, «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең Идел буе электр челтәре» предприятиесе ашханәсенең производство мөдире.
- Әлфия ханым, көн саен иртә таңнан Васильеводан Казанга барып эшләп йөрисе җиңел түгелдер?
- Вахта автобусы йөртә, ә ирем Илшат - автобус шоферы.
- Икең көн-төн бергә, кыен түгелме?
- Төрле ва­кыт була.
- Бу көннәрдә бөтен кеше акчам югала дип шаша. Сез нишләттегез?
- Янды инде. Декабрь башында кече улыбыз Ралиф армиягә китте. Ни әйтте: «Йөрмәгез бу иске машинагызда, яңасын алыгыз!» - диде. Тыңламадык. Бөтен эшләгән акчасын һәм үзебезнекен дә җыеп, кассага салып куйдык. Ярар, Аллаһ язмаган эш булмас!
- Татэнерго начальниклары нәрсә ашарга ярата?
- Менә ышанмассыз инде: алар безгә караганда да гадиерәк туклана. Безнең ирләргә бит инде кыш көне каклаган казын да, ат итен дә, койкасын да, тутырган тавыгын да подавай! Ә алар яшелчә, төрле ярмаларга өстенлек бирә.

Фирменный ризыгыгыз
нинди?
- Ит бәлеше. Мактанып әйтүем түгел, мин пешергәнне барысы да мактый-мактый ашый, рәхмәт төшкерләре! Яңа Ел табынына апельсин яки лимон бәлеше пешереп карагыз әле!

Лимон (апельсин)
бәлеше
Башта апара әзерлибез. 1 аш кашыгы коры яки 50 гр яңа чүпрәне, 2 чәй кашыгы шикәр комын, 1 ярым аш кашыгы онны ярты стакан сөттә болгатып, җылы урынга куябыз.
Камыр. 250 гр атланмай өстенә 2 стакан ярым он, азрак тоз салып, пычак белән кискәләп камыр басабыз.
Аннары шушы камырны вулкан кратеры сыман ясап, өстенә апара коябыз һәм барысын бергә изеп, камыр ясыйбыз.
Эчлек. Төшләре алынган 1 апельсинны кабыгы белән иттарткыч аша чыгарып, 1 стакан шикәр комы салып болгатабыз (лимон бәлеше эчлеге өчен: лимон + 1 стакан шикәр комы +1 йомырка).
Искәрмә: шикәр комын камыр әзер булып, эчлекне салганда гына эчлеккә өстәргә кирәк.
Бәлешне ясап куйгач, 30 минут тотып торабыз да (ул матур булып күперә), духовкага тыгабыз. Тәмле булсын!

Гүзәл МИНҺАҖЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев