Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел белән, Мәскәү!

Безнең балалар өчен Яңа ел каникуллары быел аеруча истә калыр.

Аларга гына түгел, без - әти-әниләргә дә онытылмаслык сәяхәт булды ул. Әле Яңа елга, шактый вакыт алдан, IV класста укучы балаларыбызны укытучы Рәмзия Латыйпова Мәскәүгә Кремль чыршысына баруга ничек карыйсыз дигән сорау бирде, аның бу тәкъдименә әти-әниләр дә, балаларыбыз да риза булдык. Рәмзия апалары: «Яхшы укысагыз гына алып барам», - дигәч, балаларыбыз укуда да тырыштылар, тизрәк Яңа ел җитсен иде дип, түземсезләнеп көттеләр бу көнне. Ниһаять, без юлда. Бу безнең класс белән ерак юлга беренче сәяхәт булды. Мәскәүдә безне махсус автобус йөртте, экскурсовод ханым безне башкала белән таныштырды, Мәскәү зоопаркын да кызыксынып карадык. Аннан инде атаклы Кремль сараенда Яңа ел тамашасын яратып, андагы матурлыкка, әкият геройларына сокланып утырдык. Мәскәү барыбызга да бик ошады, аннан бик зур тәэсирләр кичереп кайттык.

Алсу Садыйкова.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X