Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хыяллар чынга аша, аңа ышанырга гына кирәк

Мин еш кына үз-үземә: кая барырга теләр идем һәм ни өчен дигән сорау бирәм.

Бу хакта уйларга вакытым күп иде һәм бу урынның лагерь булачагына бер шигем дә калмады. Чөнки лагерь ул ял итү генә түгел, ә яңа дуслар белән танышу, спорт һәм иҗади сәләтләреңне тормышка ашыру өчен дә менә дигән мөмкинлек.


Мин безнең республикага гына түгел, ә илебездә дан тоткан лагерьларны күп беләм. Апам Камиләнең, ул РФ Язучылар һәм нәшриятлары берлеге оештырган яшүсмерләр әдәби иҗаты конкурсында җиңеп, Артекка юллама откан иде, яратып Кырымдагы ­дөнья күләмендә билгеле, бай тарихы булган лагерь турында сөйләвен йотлыгып тыңладым. Кара диңгез ярында дөньяның барлык илләреннән кызлар һәм малайлар ял итә. «Артек»та актив ял итү популяр, ә мин сыйныф, мәктәп вакыйгаларының үзәгендә кайнарга, концертларда, спорт ярышларында, КВНнарда катнашырга бик тә яратам. Шулай булгач, ничек тә мин монда барырга, илебезнең иң текә лагерьларының берсен күрергә тиеш идем.


Камилә апамның тәэсирле итеп сөйләүләре дә этәргеч биргәндер, мөгаен. Хыялымда үземне «Артек»та ял итүче буларак күз алдына китерә, диңгез ярында, бай тарихы булган гаҗәеп урыннар буенча экскурсияләрдә, тауларда йөрим, футбол, волейбол буенча ярышларда катнашам, шулай ук сәхнәдә кечкенә булса да ниндидер рольне башкара идем. Һәм бу күзаллауларымны ничек булса да тормышка ашырырга кирәк дигән максат куйдым. Шулай итеп, конкурска үз портфолиомны җибәрдем һәм, ышанасыз­мы-юкмы, юллама оттым. 5есеннән 27 декабрьгә кадәр мин ялымны диңгез буенда үткәрдем һәм яшел төстәге кышны биредә күрдем. «Артек» ял итү өчен иң яхшы урын дип уйлыйм. Ул үзенә күрә бер дөнья, аны сүз белән генә аңлатып булмый, барып күрергә кирәк. Шуңа да, яшьтәшләремә үз хыялыгызны тормышка ашырыр өчен тырышыгыз, актив булыгыз, әйбәт укыгыз һәм бары яхшыга өметләнегез дип әйтәсем килә. Бу көннәр минем гомеремдә иң якты мизгелләр булып, күңел сандыгымда әле озак сакланачак.


Кадрия Фатыйхова,
3нче гимназия укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев