Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле хатын-кызлар – мөлаем һәм гүзәл затларыбыз

Сезне ихлас күңелдән яз җитүе һәм матур бәйрәм – 8 март белән тәбрик итәм!

Кадерле әниләребез һәм сөйгән ярларыбыз, квалификацияле белгечләр һәм җитәкчеләр... Бүгенге көндә сез эшләмәгән бер генә тармак та юктыр, мөгаен, һәм бер генә һөнәрне дә сезнең елмаюлардан, кайгыртучан куллардан, битараф булмаган йөрәгегездән башка күз алдына китереп булмый. Сез дөнь­яны төрле төсләргә һәм эмоцияләргә баетасыз, аны яхшы якка үзгәртәсез, яшәргә дәрт һәм матур хисләр уятасыз.


Сез дөньяга шатлык тараткан кебек, сезнең тормышыгызда да сөенечләр артып торсын, яратыгыз һәм яратылып яшәгез!
«Майский» теплицалар комбинатында эшләүче хатын-кызларга аерым рәхмәт һәм соклану хисләрен җиткерәсе килә. Нәфис, сөйкемле һәм шул ук вакытта көчле, хезмәттә җаваплы һәм максатчан кызлар көн саен экологик чиста яшелчәләр үстерүдә вазифаларын намуслы һәм сыйфатлы башкарып, оешмабызның чәчәк атуына зур өлеш кертә.
Кадерле гүзәл затлар! Сезгә сәламәтлек һәм әни булу, хатын-кыз, һөнәри бәхет телим! Көннәрегез кояш нурларына һәм балаларыгызның шатлыклы көлүенә, өйләрегез гаилә җылысына тулсын, барлык эшләрегез уңышлы булсын!


Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты
генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X