Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле мөселманнар, яшел үзәнлеләр

Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

🙏Изге Рамазан ае үз эченә иман ныгу, яңа тәҗрибә туп­лау, рухи баю һәм чистарыну шатлыгын ала.
Бу көннәрнең изге ниятләре һәм игелекле гамәлләре күңелләребездә ныклы урын алып, алдагы көннәрдә дә дәвамлы булсын.
Рамазан аенда бик күпләребез бер-беребезгә ярдәм кулы суздык, мохтаҗларга, олы яшьтәгеләргә булыштык, ифтар мәҗлесләре оештырдык. Кылган яхшылыклар, тоткан уразалар кабул булсын, күркәм эшләр савап булып кайтсын.
Бу бөек бәйрәмдә мин һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык, игелек һәм иминлек керүен телим! Ураза бәйрәме барыбызны да җан тынычлыгы һәм үз көчебезгә ышаныч белән бүләкләсен. Тормыш юлында яхшы эшләр һәм гамәлләр булсын. Озак еллар сәламәтлек һәм бәхет, барлык игелекле эшләрдә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!
 

Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар
комбинаты генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев