Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Хөрмәтле дуслар!

Тагын бер ел төгәлләнде.

Гадәттә, мондый вакытта без узып баручы елга нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз.

 2022 ел «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» өчен уңышлы булды, күп кенә мөһим һәм җитди мәсьәләләрне чишүгә ирештек, җитештерү күләмен арттырдык һәм үзебезнең тырышлыгыбыз белән горурлана алабыз.


2023 ел, бернинди авырлыкларга карамастан, иртәгесе көнгә ышаныч тудырсын. Яңа елның яңа үзгәрешләр, иң кыю идеяләрнең чынга ашу вакыты булачагына ышанычыбыз зур. Үҗәтлек, җаваплылык һәм һөнәри осталык – куелган максатларга нәтиҗәле һәм уңышка ирешүдә төп сыйфатлар булачак.


Кадерле дуслар! Яңа елда барлык өметләрегез аклансын, һәрбер йортка муллык, тигезлек, шатлык-куанычлар алып килсен. Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга саулык-сәламәтлек, рух ныклыгы, оптимизм, бәхет, имин тормыш телим. Яңа ел яңа бәхетләр алып килсен!


Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев