Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле дуслар!

«ПОЗиС» АҖнең меңләгән коллективы исеменнән бөтенхалык бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

23 февраль – ул безнең тормышыбызга патриотизм, намуслылык һәм батырлык, буыннарның өзелмәс элемтәсе, традицияләрнең дәвамчанлыгы гәүдәләнеше буларак үтеп кергән йөз еллык тарихлы бәйрәм. Бу көнне без илебезне аның легендар тарихы дәвамында саклаучыларны һәм бүген Ватанга тугры хезмәт итеп Россиянең оборона сәләтен, иминлеген, куәтен һәм бердәмлеген тәэмин итүчеләрне хөрмәтлибез.


Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре батырлыгы белән горурланабыз, алар һәрвакыт барыбыз өчен дә батырлык һәм патриотлык үрнәге булып калачак. Котлау сүзләрен локаль конфликтларда һәм «кайнар» нокталарда хәрби бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларыбызга юллыйбыз.
Бүген сугышчан постта торучыларга, Ватанның тынычлыгын һәм иминлеген туган йортларыннан еракта саклаучыларга аерым рәхмәт. Барыннан да элек, махсус хәрби операция бурычларын үтәү кысаларында, туган җирләре, хакыйкать һәм гаделлек, Россия өчен тынычлык һәм иминлек гарантияләре ышанычлы тәэмин ителсен өчен, алдынгы һәм фронт яны чикләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга баш иябез. Аларның туганнарына һәм якыннарына хөрмәтебезне белдерәбез.
Без моңа кадәр дә белә идек, ә бүген Россиянең суверен, мөстәкыйль, куркынычсыз киләчәге безнең бердәмлегебезгә, ватанпәрвәрлегебезгә һәм фидакарь хезмәтебезгә бәйле булуына яңадан инанабыз.
POZIS өчен 23 февраль һәрвакыт үзенчәлекле көн булды. Безнең данлыклы ике орденлы, «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы предприятиесе», агымдагы елның декабрендә җитештерү берләшмәсенә нигез салынуның 125 еллыгын билгеләп үтәчәк завод, Россия сугышчанлыгы һәм батырлыгы тарихы белән тыгыз бәйләнгән.


«ПОЗиС» АҖ, Россия оборона-сәнәгать комплексының стратегик предприятиесе буларак, күп еллар дәвамында Ватаныбызның иминлеген тәэмин итүгә бәйле беренчел дәүләт бурычларын югары сыйфатлы итеп башкара.
Компания, диверсификация программасын актив тормышка ашырып, алдынгы инновацион технологияләрне уңышлы гамәлгә кертә, техник базаны системалы рәвештә модернизацияләп, югары технологияле суыткыч һәм медицина техникасын дөнья стандартлары дәрәҗәсендә җитештерә. Ә POZIS бренды Россиядә дә, аннан читтә дә югары сыйфат һәм ышанычлылык гарантиясе булды һәм булып кала.
Җыелган тәҗрибәне саклап һәм арттырып, «ПОЗиС» АҖ данлы үткәннәргә, хөрмәтле ветераннар һәм хезмәт династияләре салган традицияләргә, шулай ук яшьләрнең инициативасына һәм энергиясенә таянып, тотрыклы үсешен дәвам итә. Бу Серго заводының уңыш нигезе!
Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, муллык һәм бәхет, гаилә иминлеге, Россиянең һәм Татарстанның күпмилләтле халкы хакына яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез! Ил-көннәребез тыныч булсын!

Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» (POZIS ) АҖ генераль директоры.
Константин Антипов, профком рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев