Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары

Кадерле дуслар! «ПОЗиС» АҖ меңләгән коллективы исеменнән Яңа 2023 ел белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

Яңа ел һәрвакытта да безнең барыбызны да – гаиләләрне, туганнарны, дусларны, хезмәт коллективларын берләштерә торган иң яраткан бәйрәм булды һәм хәзер дә шулай. Киләсе елда безнең данлыклы, ике орденлы завод нигез салынуының 125 еллыгын билгеләп үтәчәк. Матур бәйрәм – Яңа ел алдыннан без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз.


Узып баручы 2022 ел безнең барыбыз өчен дә авыр, әмма нәтиҗәле булды.

Бүгенге көндә, Россиянең икътисад һәм социаль өлкәсенең барлык тармаклары кебек, POZIS та моңарчы күрелмәгән санкцияләр шартларында эшли. Ләкин бу компаниянең актив үсешен дәвам итүенә һәм зур уңышларга ирешүенә комачауламады. Предприятие эшчәнлекнең барлык төп юнәлешләре буенча куелган бурычларны гамәлгә ашырды, дәүләт заказы-2022 кысаларында барлык йөкләмәләрне, гадәттәгечә, иң югары дәрәҗәдә арттырып үтәде һәм киләсе елга куелган бурычларын үтәүгә кереште, шуның белән илебезнең оборона сәләтен ныгытуга лаеклы өлеш кертте.


Конкуренция югары булуга карамастан, «ПОЗиС» шулай ук эре көнкүреш суыту техникасы, медицина җиһазлары һәм сәнәгать инжинирингы базарында Россиядә дә, аннан читтә дә алдынгы позицияләрне саклап кала.
«ПОЗиС» АҖнең меңләгән коллективы заводның шәһәр төзүче, социаль юнәлешле предприятие булуы белән горурлана. POZIS, агымдагы елда 90 еллыгын билгеләгән Яшел Үзәнебез үсешенә саллы өлеш кертә һәм социаль партнерлык кысаларында барлык проектларны һәм башлангычларны актив хуплый.


Барлык уңышлар һәм казанышлар – эшчеләр, инженер-техник белгечләр, бүлекчә җитәкчеләре тырышлыгы нәтиҗәсе, алар арасында 25%тан артыгы – безнең «Серго» яшьләре. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм намуслы, иҗади хезмәтегез компания һәм Яшел Үзән муниципалитетының чәчәк атуы һәм алга таба үсешнең нигезе булып тора.


Без яшьләребезгә аерым игътибар бирәбез: туган шәһәребездә үзеңне табу, максатларыңны тормышка ашыру һәм лаеклы яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Матур, талантлы кешеләргә һәм искиткеч традицияләргә бай булган данлы тарихны дәвам итәр өчен, безнең шәһәр сезне көтә!


Хөрмәтле ветераннарыбызга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хезмәтегез – безнең предприятиянең бүгенге уңышлары һәм иминлегенең ныклы нигезе.


POZIS 2023 елга яңа планнар, эшләү дәрте һәм оптимизм белән керә. Алда яңа максатлар һәм яңа казанышлар! Дәүләт заказы күләме ике тапкырга артачак, суыткыч техникасы җитештерү комплексы тотрыклы эшли. Инженер үзәге һәм машина төзелеше бүлекчәсе эшләнмәләре һәм җитештерү күп тапкырлар артачак. Уңайлы хезмәт шартлары тудыру буенча программалар дәвам итәчәк, социаль мәсьәләләрне чишү, ел башыннан хезмәт хакын индексацияләү башланачак. Бергәләп без югары максатларга ирешеп, предприятиене җитештерүдә һөнәри осталыкның яңа югары дәрәҗәсенә күтәрә алачакбыз. Бу иртәгәге көнгә ышаныч бирәчәк һәм, һичшиксез, завод хезмәткәрләренең һәм яшел үзәнлеләрнең социаль-икътисади иминлегенә уңай йогынты ясаячак.


Кадерле дуслар! Яңа ел ел шатлык, өмет һәм күңел күтәренкелеге алып килсен, уңышлы башлангычларны дәвам итү һәм яңа планнарны тормышка ашыру өчен лаеклы мөмкинлек булсын. Иң мөһим теләк – илдә, һәрберебезнең гаиләсендә һәм җанда тынычлык булсын!
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар телим! Яңа ел белән!!!


Р.Ш. Хәсәнов, «ПОЗиС» (POZIS) ААҖ генераль директоры,
К.С.Антипов, Беренчел профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X