Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын үткәрүгә әзерлек кысаларында, шулай ук җәмәгать һәм террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатларында түбәндәге мәгълүмат белән танышыгыз.

✅8 майда 18:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Яшьлек урамы буенча (К. Маркстан Ленин урамына кадәр) хәрәкәт ябылачак;

✅9 майда 8:00дән 15:00 сәгатькә кадәр Ленин урамы (музейдан Заикин урамына кадәр), Татарстан урамы (Энгельстан Җиңү мәйданына кадәр), Яшьлек урамы (К.Маркстан Ленин урамына кадәр) буенча хәрәкәт ябылачак.

Транспортта йөрү маршрутларын алдан үзгәртүегезне сорыйбыз!

✅8 һәм 9 майда бәйрәм чараларын үткәргәндә Авангард стадионына Ленин урамындагы үзәк капкадан тикшерү постын узып керәчәкләр;


Предприятиеләр, учреждениеләр һәм шәһәр халкы тарафыннан Мәңгелек утка тантаналы йөреш 9 майда 11:00 сәгатьтә башлана һәм алдан расланган схема һәм вакыт буенча узачак;

Җиңү мәйданына керү Ленин урамыннан (42нче йорт каршында) һәм Татарстан урамыннан (10нчы йорт каршында) контроль-үтү пунктлары аша башкарылачак.

 

‼Тикшерүне оператив үтү максатыннан, үзегез белән аэрозольләр, янучан матдәләр, кисүче әйберләр, савытлардагы сыеклыклар алып килмәвегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев