Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр

Юл катламын ремонтлау буенча күп кенә сораулар килә.

Иң актуальләренә җавап бирергә тырышырбыз:

Быел Яшел Үзән шәһәрендә чокырларны ремонтлауның гомуми күләме якынча 1200 кв.м, район буенча тагын 1200 кв. м тәшкил итәчәк.

Бүгенге көндә паромга илтә торган юл - Металлистлар урамында эшләр башкарыла, Гоголь урамында, «Динамовский» аска төшү урынында ремонт планлаштырыла. Асфальтлау 24 марттан башланачак. Чокырларны ремонтлау буенча урамнарның тулы исемлеге гражданнарның сорауларына һәм финанс лимитларына карап билгеләнәчәк.
 


Моннан тыш, быел республика программасы кысаларында Карл Маркс урамындагы юл япмасы алыштырылачак.

 

Яз башында юлларны ремонтлау мәсьәләсе кискенләшә, чөнки кыш көне асфальтны җимерүгә, шул исәптән, реагентлар да тәэсир итә. Еш кына, ел саен ремонтлаганчы яңа юл салу отышлырак түгелме, дигән сорау бирәсез. Саныйбыз. Юл япмасын алыштыру бәясе квадрат метры өчен якынча 5 мең сум. Районда муниципаль юлларның озынлыгы 1 124 километр тәшкил итә. Гади математика: хәтта тротуарлар, ясалма тигезсезлекләр һәм юл билгеләреннән башка гына да асфальтны алыштыру өчен 6 миллиард сумнан артык акча кирәк булачак, бу районның еллык бюджетыннан бер ярым тапкыр артык, аның 70%ы бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакына исәпләнгән. Муниципаль юл фонды күләме - 58,8 млн сум. Шул ук вакытта, сез безгә көн саен хәл итүне таләп итеп җибәргән башка бик күп сораулар һәм гаризалар бар.

Бүген без йөргән юллар шәһәрдә 2-3 һәм хәтта 10 ел элек кенә барлыкка килмәгән - аларның күбесе шактый «карт». Узган ел Ленин һәм Заикин урамнарында юл япмасы тулысынча алыштырылды. Бу эшләр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X