Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр

Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, саклау шартлары һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номерына шалтыратырга мөмкин.

Шулай ук, югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлегенә Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары кулланучылары 8 (84371) 5-63-05 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

📅Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 09.00-16.00 сәгатьтә; җомга - 09.00-15.45 сәгатьтә; тәнәфес 12.00-12.45 кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев