Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Яшел Үзән халкы, райондашлар

Барчагызны да Яңа 2023 ел белән чын күңелемнән котлыйм!

Бу, нинди яшьтә булуыбызга карамастан, могҗизага, яхшы үзгәрешләргә һәм иң яшерен хыялларыбызның тормышка ашачагына ышану хисләре белән сугарылган якты гаилә бәйрәме.

 
⚡⚡Шул ук вакытта ул нәтиҗәләр ясау, эшләгәннәрне бәяләү, киләчәккә планнар кору вакыты да. Узган ел беребез өчен дә гади булмады, әмма без вакыт куйган мәсьәләләргә тиешенчә җавап биреп, алда торган бурычларны намус белән башкардык. «Майский» теплицалар комбинаты коллективына тырышлыгыгыз, намуслы хезмәтегез һәм эшегезне яратып башкаруыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Республикабыз базарларын ел әйләнәсе яңа өзелгән яшелчәләр белән тәэмин итүдә өлешебез зур.
Авырлыкларга карамастан, 2022 ел безне уңышлар һәм шатлыклы мизгелләр белән дә бүләкләде, яңа хис-кичерешләргә баетты, безне яхшырак һәм зирәгрәк итте. Тарихның яңа битен ачканда күркәм яңалыклар, яңа максатлар һәм яңа җиңүләргә өметләнәбез. Суыклары һәм бураннары, бизәлгән чыршылары белән Яңа ел тормышларыбызга шатлыклы вакыйгалар, күңел тынычлыгы, җылылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч алып килсен. Якын кешеләребез яныбызда терәк булсын, барлык күңелсезлекләр үткәндә калсын.
Сәламәтлек, бәхет һәм муллык сезгә!

 
Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев