Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Яшел Үзән районы халкы

Мин сезне чын күңелдән көч, батыр­лык һәм намус бәйрәме –Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт белдерәбез, хәзерге вакытта илебез тынычлыгы хакына хезмәт итүчеләрне һәм Россия армиясе сафларын тулыландырырга әзерләнүчеләрне котлыйбыз.
Бүген безнең егетләребез Ватаннары өчен махсус хәрби операция зонасында көрәшә. Аларның һәрберсе – батыр­лык һәм рух көченең лаеклы үрнәге. Без аларга ышанабыз һәм өйгә, туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез!
Безнең һәркайсыбыз, сугышчан постта булуына яки тыныч эш белән шөгыльләнүенә карамастан, Россия, Татарстан Республикасы һәм яраткан Яшел Үзәннең байлыгын һәм данын үстерү өчен тырыша.
Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм озын гомер, гаиләләрегезгә бәхет телим!🙏🙏

Михаил Афанасьев,
Зеленодольск муниципаль районы башлыгы,
Яшел Үзән мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев